Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов "Башнефть"нең бер өлешен Башкортстанга кайтарырга сорый


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия президенты Владимир Путинга “Башнефть” кыйммәтле кәгазьләрнең бер өлешен республикага кайтаруны сорап хат күндергән. Әлеге хат 20 декабрь күндерелгән булса да, Русиянең мәгълүмат чаралары бу турыда Яңа ел бәйрәмнәре тәмамлангач кына хәбәр итте.

“Башнефть”нең “Система” компаниясендәге кыйммәтле кәгазьләре узган елның 9 декабрендә мәхкәмә карары белән федераль милеккә күчерелгән иде.

Башкортстанның күпме өлешкә дәгъва итүе әйтелмәсә дә, аның 7,5 миллиард сумлык чыгымнарны капларга җитәргә тиешлеге әйтелә. Хәмитов хатында “Башнефть”нең ел саен социаль программаларга 2,5 миллиард сум, хоккей, футбол һәм башка спорт такымнарына ел саен 5 миллиард сум күчерелүе, шуның яртысын “Урал” фонды түләве әйтелә.

22 декабрь әлеге хат Русия хөкүмәте башы Дмитрий Медведевка җибәрелгән, 29 декабрь икътисад һәм энергетика министрлыкларына әлеге уңайдан документ өлгесе эшләргә кушылган. Ул документ Русия президентына 15 гыйнварга кадәр тапшырылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG