Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарга музыкаль театр кирәкме? Сәхнәдә – "Кара Пулат"


"Кара Пулат"ны куюга әзерлек бара
"Кара Пулат"ны куюга әзерлек бара

Шагыйрь Ренат Харис "Кара Пулат" операсы да "Алтын Казан" кебек үк татарның музыкаль театры булсын өчен әзерләнде дип белдерә.

Тинчурин театрында 20-22 гыйнварда "Кара Пулат" операсының премьерасы була. Либреттосын шагыйрь Ренат Харис язган, көен Эльмир Низамов иҗат иткән, әсәрне сәхнәгә Георгий Ковтун куйган.

Әсәр Шәһри Болгардагы тарихи биналарга кагылган легендалар нигезендә иҗат ителә. Аксак Тимер гаскәрләре Болгарны яулап ала һәм туздыра. Хан кызын Сәмәркандка Аксак Тимергә алып китәргә телиләр. Хан кызының бергә күңел ачкан дуслары була. Кызларның барсын да тотып алалар, әмма кайсының хан кызы икәнен белә алмыйлар. Төрлечә сынап карыйлар. Легендага күрә, хан кызы, имеш, утта янмый. Шуның өчен бөтен кызларны да Пулат эченә куып кертеп, төрбәне яндыралар. Либреттоның нигезендә әлеге риваять ята. Әсәрнең төп идеясе – дуслык, бер-береңне сатмау, бер-берең өчен җаныңны фида кылу.

Шәһри Болгардагы Кара Пулат һәм аның тирәсендә хан кызына бәйле риваятьләр нигезендә язылган бу яңа "Кара Пулат" операсы да үз вакытында Казан консерваториясе студентлары уйнаган "Башмагым" музыкаль комедиясе, "Алтын Казан" мюзиклы белән беррәттән татарның үз музыкаль театры булсын өчен сәхнәгә куела. Бу хакта Азатлыкка Ренат Харис белдерде. "Алтын Казан" кебек үк "Кара Пулат"ның премьерасын да Тинчурин театры үзенә сыендырды.

"Кара Пулат" – ул Кәрим Тинчурин исемендәге театрның әсәре булачак, гәрчә бу театрдан артистлар анда күп катнашмаса да. Сәхнә дә, киемнәр дә, калган җиһазлар да аларныкы. Бу антреприз театр кебегрәк килеп чыга, ниндидер бер әсәр, бу очракта, "Кара Пулат" өчен махсус труппа җыелды һәм әсәр куела. Хыялыбызның төбендә безнең Казанда музыкаль театр оештыру ята. Бүген ул иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Салих Сәйдәш әсәрләре бар, Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым"нары, башка композиторларның һәм шулай ук яшь композиторларның да музыкаль әсәрләре бар. Мюзикллар, оперетталар куяр өчен татарда сәхнә, театр юк. Менә бу ике-өч әсәр безнең булачак музыкаль театрның нигезен тәшкил итәргә мөмкин дип уйлыйбыз без", ди Ренат Харис.

Аның фикеренчә, музыкаль театр ачыла калса, бүген башкаручылар да, шулай ук менә дигән итеп заманча көй язучылар да бар.

Ренат Харис
Ренат Харис

"Кара Пулат"та да "Алтын Казан"ны башкарган иң күренекле яшь җырчыларыбыз җырлый. Операда Гөлнара һәм Рүзил Гатиннар, Артур Исламов һәм башкалар катнаша. Ягъни, әгәр дә республика теләсә, алар булачак музыкаль театрның иң күренекле һәм талантлы артистлары булачак дип әйтер идем. Инде Эльмир Низамовка килсәк, аның музыкасын бик хуплыйлар, оригиналь дип табалар. Безнең республикада гына түгел, аның әсәрләре башка шәһәрләрдә һәм чит илләрдә дә башкарыла.

Мин "Кара Пулат"ның музыкасы турында сөйләргә җөрьәт итмим, музыка белгечләре ул хакта үз сүзләрен әйтергә тиеш дип уйлыйм. Музыка белгечләреннән сорашып караган идем, мисал өчен дирижер Анна Гулишамбарова, аның үзенең оркестры бар, ул Низамовның музыкасын гаҗәеп зур дәрәҗәгә куеп мактый. "Кара Пулат"ны сәхнәгә куючы Георгий Ковтун да аның көйләренә мөкиббән киткән", ди Ренат Харис.

Соңгы биш ел эчендә опера һәм балет театры бинасында түгел, ә башка сәнгать йортларында һәм ачык һавада талантлы яшь җырчыларны җәлеп итеп опера һәм музыкаль әсәрләр куела башлады. 2009 елның октябрь аенда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары "Башмагым"ны сәхнәләштерде. Аның премьерасы Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында булды.

2011 елның сентябрь башында Казан кирмәнендә татар сәнгате өчен әле моңа кадәр күрелмәгән вакыйга – ачык һавада, тарихи диварлар янында "Алтынчәч" операсы куелды. Аны карарга меңнән артык кеше килде. Бу әсәр Казан консерваториясе һәм симфоник орекстрның уртак проекты иде. Казанда Универсиада барган көннәрдә "Ак бүре" операсының премьерасы булды. Сәйдәш юбилеена консерватория студентлары "Хафизәләм, иркәм!"не уйнады. Әлеге әсәрләр үзенең даими сәхнәсен таба алмады.

Илфир Якупов
Илфир Якупов

Камал театры директоры Илфир Якупов музыкаль театр булуга каршы түгел, әмма тамашачы җыя алырлармы дигән сорау куя.

"Татарның кайсы гына спектаклен алма, бөтенесендә җыр, көй бар. Гомумән, татар милли драматургиясе моңлы ул. Шул ук "Зәңгәр шәл"не алыгыз, безнең классик әсәр, анда сәхнә саен җыр, сәхнә саен күмәк күренеш, биюләр һәм оркестр уйный. Бөтен татар әсәре дә үзеннән-үзе көй сорап тора.

Мин музыкаль театр булсын дигәнгә каршы түгел. Тамашачыга кызык булса, тамашачы җыя алсалар, булсын ул. Театр сәнгате кырында алар да үз урыннарын алырлар. Аларга да кеше табылыр. Миңа калса, драма белән опера арасында булган сәнгатьне күрсәтәчәк бу театрга аерым бина кирәк. Чит илләрдә мюзикллар бик аерылып тора. Анда мюзикл аерылган, драма аерылган, опера аерылган, ә бездә ничектер аерылып бетә алмыймы? Минемчә, бу әсәрләрне сынау рәвешендә бер залга туплау кирәк. Тамашачы җыелыр микән, менә бу ягын тикшереп карау кирәк", ди Якупов.

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина

Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина моңа кадәр куелган спектакльләрнең үз тамашачы барлыкка килүе турында әйтә. Бу театр Казанны татарның музыкаль башкаласы итү өчен бер таяныч булыр иде дип тә белдерә.

"Консерваторияне бетергәннәр һәм хәзер укый торганнар белән куелган бу спектакльләрне Камал театрында да, Тинчуринда да, Сәйдәш залында да уйнадык. Нишләп тамашачы җыелмасын ди? Заллар туп-тулы булды. Безнең хәзер үзебезнең яшь җырчыларны ярата торган тамашачы да бар. Яшьләр сәхнәдә бик табигый күренә, менә бу ягы халыкка бигрәк тә ошый. Алар үзләренчә ихлас уйныйлар һәм җырлыйлар. Әгәр бу театр ачыла калса, ул үз-үзен туйдыра торган булачак.

Узган ел һәм өченче ел яшьләр консерватория бетерде, аларга кайдадыр җырларга кирәк. Хәзер эшләргә урын таба алмыйча йөриләр. Алар бик талантлы яшьләр һәм барсын да бергә җыйсак, бина бирсәләр, искиткеч театр булачак.

Әсәрләргә килгәндә дә, Салих Сәйдәшнең генә күпме әсәре бар. Элек Сәйдәш заманында опера театры музыкаль драмалар һәм комедияләр куя торган булган бит. Ул күп әсәрләрен шуның өчен язган да инде. "Идел буенда", "Наемщик", Хафизәләм, иркәм!" һәм саный китсәң бик күп. Җәүдәт Фәйзинеке дә бар. Ике ел элек Сәйдәшнең юбилеена студентлар белән "Хафизәләм, иркәм!"не куйган идек, искиткеч матур булды ул", ди Сөнгатуллина.

Аның сүзләренчә, моннан 20 еллар чамасы элек Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә татарга музыкаль театр кирәклеген әйткән булган. "Хәзер акча булса спорт корылмалары бик күп төзелә. Бүген әгәр бу театрның кирәклеген аңлаган кеше булса, бәлки ачылыр да иде. Казан спорт башкаласы гына түгел, ә татарның музыка башкаласы да булсын иде", ди Сөнгатуллина.

XS
SM
MD
LG