Accessibility links

"Төрки милләтләрнең башыннан кичергәнен яздым"


Сөeнгөл Чанышева (с) һәм Суфия Вәлифф
Сөeнгөл Чанышева (с) һәм Суфия Вәлифф

Австралиядә яшәүче Сөенгөл Чанышеваның Шәркый Төркестан турында "Күз яшьләре белән сугарылган җир" дигән китабы татар һәм урыс телләрендә басылып чыкты.

Сөенгөл Чанышева."Күз яшьләре белән сугарылган җир" (уйгырчасы "Күз яшеннән дымланган туфрак") китабын гарәп әлифбасында уйгыр телендә язган иде. Аның беречесе 734 битле булып Төркиядә басылган. Аннары төрек теленә тәрҗемә ителгән. Хәзер инде татар һәм урыс телендәгесе чыкты. Шулай ук Япониядә япон телендә чыгарга әзерләнә. Тиздән инглиз телендәгесе дә чыгар дип көтелә

“Әлеге китапта Шәркый Төркестандагы халыкларының баштан үткән бөтен авырлыкларын үземнең хәятем белән бәйләп яздым. Мин аны язганда уйгыр, татар, казакъ, монгол, үзбәк, кебек халыкларның тормышындагы хәлләрне кулландым, чөнки алар белән аралашып, тормышларыбыз үрелеп яшәде. Китапны Шәркый Төркестандагы халыклар укый алсын өчен уйгырча яздым”, диде ул.

Китапның татарчасы Татарстанда түгел, ә Казакъстанда басылуын ул Казанда аны тәрҗемә итүче, ягъни уйгыр телен белә торган һәм гарәп хәрефе белән аны укый торган кеше табылмау белән аңлата.

“Шуңа аны Казакъстандагы татарлар тәрҗемә кылды. Моны татар-башкорт оешмасы эшләде. Китап Алматы шәһәрендә басылды”, диде ул.

Китапның беренчесе гарәп әлифбасында чыкты
Китапның беренчесе гарәп әлифбасында чыкты

Чанышева үзе Шәркый Төркестаннан 1981 елда 41 яшендә Австралиягә күченгән. Хәзер аңа 74 яшь тулып киткән. Ул ун ел Кытай төрмәсендә, сигез ел режимда, бер якка чыгып булмаган шартларда яшәгән. Өремчедә медицина университетында укыганда яшерен оешмада катнашып, Кытай сәясәтенә ризасызлык белдергән, милли мәсьәләдә каршы чыкканнарның берсе булган. Ул вакытта аңа 20 яшь була. 1963 елда 23 яшь булган вакытта ул кулга алынган. Сөенгөл апа иреккә бары 1981 елда гына чыга, ул барлыгы 18 елга азатлыктан мәхрүм ителгән.

“Шәркый Төркестандагы уйгырлар үзләре генә көрәшә”

Сөенгөл ханым хәзер дә Шәркый Төркестандагы хәлләрне борчу белән күзәтә.

“Шәркый Төркестанда халык хәзер бик авыр хәлдә яши. Алар өчен йөрәгем авырта. Анда калган танышлар белән аралашмыйм, чөнки аларның язмышы өчен куркам. Аларга минем белән аралашкан өчен зыян килергә мөмкин. Авыр хәлгә калдырасым килми. Әмма анда барып кайтучылардан барысын да сорашып торам.

Китапның татарчасы Казакъстанда басылган
Китапның татарчасы Казакъстанда басылган

Уйгыр яшьләре хәзер дөньяның һәрбер мәмләкәтендә бар, әмма төп халкы барыбер шунда яшәргә мәҗбүр. Аларга Алла ярдәм бирсен. Үзләре генә көрәшәләр”, ди ул.

Сөенгөл ханым якын туганнарына зыян килер дип куркып алар белән дә элемтәдә тормый. Анда әле дә шактый гына якыннары барлыгын әйтә.

“Әниемнең апасы, әнинең энесенең балалары, әтиемнең абыйсының балалары бар. Күп сандагы Вәлиффләр анда яши”, ди ул.

Аның “Манас буенда тоткынлык" (Көнчыгыш Төркестанда Манас елгасы бар) дип аталган китабы нәкъ ата-бабалары, нәселләре турында. Әтисе Салих Вәлинең тамырлары Апас районы Урта Балтай авылыннан, әнисе Фатыйма – Кукмара районы Арпаяз авылыннан. 750 битлек бу китап гарәп, латин, кирил әлифбасында нәшер ителгән. Сөeнгөл апа әйтүенчә, ул бу китабын 15 елдан артык язган һәм үз гаиләсе язмышы үрнәгендә татарлар Көнчыгыш Төркестанга ничек килгән, нинди авыр гомер итүләрен тасвирлый.

“Ул китабымны “Атмаган таң” дип атаган идем. Аны нәшрияттә "Манас буендагы тоткынлык" дип үзгәрттеләр. Хәзер өченче китабымны бастыруга әзерлим. Ул “Галәмнәр ара” дип атала. Анда минем хыялларым язылган. Бу фантазия китабы булып тора”, диде ул.

Күптән түгел Сөенгөл ханымның сеңлесе – Аделаида шәһәрендә яшәүче Суфия Вәлифф тә "Йөрәк хисләрем" дигән китабын бастырган иде.

XS
SM
MD
LG