Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикә Җиһаншина Милли китапханә җитәкчесе итеп билгеләнде


Татарстан Милли китапханәсе җитәкчесе Сөембикә Җиһаншина
Татарстан Милли китапханәсе җитәкчесе Сөембикә Җиһаншина

Татарстанның Милли китапханәсенә яңа җитәкче итеп Сөембикә Җиһаншина билгеләнде, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

2007 елдан бирле җитәкче урынбасары булган Җиһаншина озак еллар китапханәнең чит телләр бүлеген җитәкләгән, аңарчы Казанда тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге алып АКШта магистратурада укыган, Нью-Йорк китапханәсендә тәҗрибә туплап кайткан, "Интернет үзәк" исемле интернет аша белем алу програмы координаторы булган.

Аның әтисе, хәзер Дәүләт Шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев 1986-2000 елларда үзе дә Милли китапханәне җитәкләгән иде. Ул елларда да, хәзер дә Вәлиев китапханәнең яңа бинасын төзү проблемасын күтәреп килде.

XS
SM
MD
LG