Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Мәскәү һәм БМО Донбасста автобуска һөҗүмне тикшерергә чакырды


Волноваха янындагы автобус

Волноваха янындагы автобус

БМО Иминлек Шурасы узган төндә Донецки янындагы Волноваха авылында автобуска ут ачу фаҗигасен тикшерүне һәм гаепле булганнарны җәзага тартуны таләп итте. Мәскәү бу һөҗүмне тикшерүгә Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасын җәлеп итүне сорады. Русия тышкы эшләр министрлыгы тыныч халыкның үлемендә Украина көчләре гаепле дип белдерде. Киев һәм АКШ Дәүләт департаменты автобуска сепаратистлар аткан дип саный.

13 гыйнвар авылдан чыгып барган автобуска ут ачылып 12 юлчы һәлак булды, 17 кеше яраланды.

Украина тышкы эшләр министрлыгы ракета сепаратистлар контролендә булган Докучаевск шәһәреннән атылган дип белдерде. Бу тирәдә Украина хәрби көчләре юк, моны белә торып тыныч халыкка ут ачылган диелгән министрлык белдерүендә. Киев яңадан Мәскәүне сепаратистларны яклауда һәм корал белән тәэмин итүдә гаепләде.

Украина президенты Петро Порошенко бүген хәрби көчләргә яңа кешеләрне җыю өчен мобилизация турында яңа фәрманга кул куярга җыена. Үз белдерүендә ул Донбасстагы низагны тыныч юл белән чишү яклы булуын белдерде һәм автобуска һөҗүмне 7 гыйнвар Парижда Шарли Эбдо журналына һөҗүмгә тиңләде.

Якшәмбе көнне Киевның Бәйсезлек мәйданында автобуска һөҗүмдә һәлак булганнарның гаиләләренә теләктәшлек белдерү өчен урам җыены оештырыла. Социаль челтәрләрдә аңа "Je suis Volnovakha" дигән исем белән чакырулар таратыла.

XS
SM
MD
LG