Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын Көнчыгышта дини белем алганнар Татарстанда "күзәтү астында"


Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков

Татарстаннан китеп чит илләрдә сугышларда катнашуда шикләнелгән кешеләрне тикшерү өчен 14 җинаять эше ачылган. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "РБК" мәгълүмат сәхифәсенә белдергәнчә, дүрт кеше Татарстанга кайтканда кулга алынган, берсенә мәхкәмә булган. 10 кешене эзлиләр. Аларның исемнәре билгеле. Табылгач та аларны Русиягә кайтарачаклар, дигән Нәфыйков.

"Максатыбыз - кулларына корал тотып сугышкан кешеләрне Татарстанга кайтармау", диде прокурор.

Республикада узган дистә елда Якын Көнчыгыш илләрендә дини белеп алып кайтканнар белән "профилактика эшләре" алып барыла. Аларның исемнәре хокук саклаучыларга билгеле. Барлыгы Татарстанда шундый берничә йөз кеше бар. Аларның радикаль карашларга ия булу-булмаулары тикшерелә, дигән Татарстан прокуроры.

XS
SM
MD
LG