Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл халкы сугыш кына булмасын ди


Авыл клубында
Авыл клубында

Яңа елны туган якларда, Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында каршыларга туры килде быел. Безнең авыл зур түгел, ләкин бәйрәмнәрне бик матур итеп җиренә җиткереп уздыралар. Җәен, көзен эшләп арыган авыл халкы кыш көне бәйрәмнәрендә бик актив катнаша. 31 декабрь көнне Кыш бабай, Кар кызы белән бергә онытылып барган элекке уеннарны, җырларны искә төшерәләр. Төрле бәйгеләр дә уза.

Быел клуб мөдире Марсель Шәйдуллин “Могҗизалар кыры” уенын да уздырды. Яңа елның беренче көнендә тагы да кызыклы тамаша булды клубта. Анысында инде лотерея уйнаттылар. Халык бу көнне Яңа ел бәйрәменә караганда да көтеп ала ахры. Ул көнне халык тагы да күбрәк килгән иде клубка. Чөнки авыл халкы лотерея билетларын әле берничә атна алдан алып куя. Бөтен авыл тулып Яңа ел лотереясен отырга җыела. Бер генә кеше дә буш китми бәйрәмнән.

Кыш бабай һәм Кар кызы сыны
Кыш бабай һәм Кар кызы сыны

Авылда өй тирәләрен бизәүчеләр бәйгесе дә уза. Кем нәрсә булдыра ала. Кемнәрдер кардан төрле сыннар ясап куялар. Кемдер төсле гирляндалар белән бизи өй тирәсен. Аларга да Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр бирелде. Ә менә район үзәгендә авыллардан да уздырганнар. Өйләнүчеләрне терки торган ЗАГС каршында кардан яңа гына өйләнешкән яшьләр сынын ясаганнар. Администрация бинасы янында Кар кызы белән Кыш бабай сыны куелган.

Кәҗә белән сарык сыны
Кәҗә белән сарык сыны

Музыка мәктәбе каршында гармунда уйнаучы кәҗә белән сарык сынын да күрергә була. Быел йолдызнамә буенча кәҗә, сарык елы дип игълан ителгәнгәдер инде, район Яңа елын уздыручылар тере кәҗәгә дә бәйге уздырганнар. Кем кәҗәсен бәйрәмчә матур итеп киендерә алган, аларга да бүләк бирелгән, кәҗә үзе дә бүләк алган. Көмеш Күл авылы кәҗәсенә бирелгән ул бүләк. Безнең авыллар ул бәйгедә катнашмаган. Киләсе ел маймыл елы бугай. Болайга киткәч маймылны киендерерләр инде. Тик хуҗалыкларда ул җанварны таба алырмы икән? Менә шундый Яңа ел бәйрәме быел Мамадышта. Әйтерсең илдә кризис та юк. Халык олы сәясәттән читтә тора кебек. Ләкин ул темага сөйләшә башлагач кына халык бернәрсәдән дә читтә түгеллекне аңлыйсың.

ЗАГС каршындагы сын
ЗАГС каршындагы сын

"Казанда көзге ярминкә вакытында безнең авыл хуҗалыгы министры телевизордан безгә карабодай ярмасының бәясе 40 сум, без аны ничек кенә булса да күтәрмәячәкбез дип вәгъдә иткән иде. Менә хәзер авыл кибетенә ярма 74 сум булып кайтты. Моны ничек аңлатырга соң? Без кемгә ышанырга тиеш инде?

Авылда кеше ач булмый инде ди ул. Бәрәңгесен утыртабыз, хәзер инде сугымнар да бар. Халык ач түгел, Аллага шөкер. Инде пенсионерлар пенсия генә түләсеннәр иде дип тели. Әбиле, бабайлы гаиләләр бай гаилә. Әз булса да килеп тора торган акчасы бар. Җәй көне яшьрәк ирләр юл эшенә йөри иде. Кыш көне анысын да туктаттылар.

Авылда бер фермер хуҗалыгы бар. Анда да бары тик берничә кеше генә эшли. Хәзер кыш көне бөтенебезгә бер эш – кар көрәү", ди Сәвия Имаметдинова.

"Безнең халык барысына да ияләнгән инде. Ил белән булганда түзәргә була, сугыш кына булмасын", ди авыл халкы.

XS
SM
MD
LG