Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты Антарктида тавына менә


Антарктида күренеше. Архив фотосы
Антарктида күренеше. Архив фотосы

Уфада фахишәләр белән көрәшкән, халыкның дини хисләрен кайгыртып "чит ил агентларын" эзләгән депутат Александр Сидякин Антарктида тавына Татарстан әләмен алып менә.

Русиянең Дәүләт думасына Татарстаннан "Бердәм Русия" исемлегендә сайланган Александр Сидякин һәм депутат Олег Савченко Антарктидада югалды дигән хәбәр соңрак кире кагылды. Винсон тавына менүче депутатларны начар һава шартлары тоткарлаган. Алар салкын -10 дәрәҗәдән артмас дип көткән, һава -45 дәрәҗәгә төшкән, каты җил чыккан.

Депутат Александр Сидякин яңгыравыклы чыгышлары, үзенең исендә дә калмаган, әмма халык хәтерләгән һәм матбугатта сакланган гамәлләре белән билгеле.

Аның исеме беренче тапкыр 2003 елда Башкортстанда ишетелде. Шул ук елны Пенсионерлар фиркасенә кергән ул чактагы 26 яшьлек юрист Башкортстанда президент сайлаулары вакытында танылды. Мортаза Рәхимов хакимиятенең ул чактагы башлыгы Радий Хәбиров белән дуслашу Сидякинга президент кампаниясенә юл ачты. Хәбиров вазифасыннан алынгач Сидякин Рәхимовка каршы эшли башлады.

2007 елда Сидякин "Гадел Русия" фиркасенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе итеп сайланды. 2008 елның мартында аның фиркасе Дәүләт җыелышы корылтаена үтә алмады, моның өчен ул Мәскәүдәге җитәкчеләреннән шелтә алды.

NewTimes.ru сәхифәсе Александр Сидякинны "тиз хәрәкәт итүче депутат" дип атады. Pussy Riot тирәсендәге җәнҗал барганда ул тиз генә Думага "ватандашларның дини хисләрен рәнҗетү өчен җәза" канунын әзерләп кертте. Сазлык мәйданындагы демонстрацияләр вакытында урам җыеннары уздыру шартларын кырыслатучы канунны әзерләп кабул иттерде. "Гадел Русия" фиркасеннән киткәч бер-ике ел тавыш-тынсыз торганнан соң ул Дәүләт думасына Татарстаннан "Бердәм Русия" исемлегеннән сайланды. 2012 елда Александр Сидякин трибунада чыгыш ясаган вакытта Русия оппозициясе билгесе – ак тасманы идәнгә салып таптады.

Шуннан соң ул "чит ил агентларын" эзләргә тотынды.

2014 елның җәендә Русия юстиция министрлыгы "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасын чит илдән акча алучылар исемлегенә керткәч Сидякин "БизнесOnline" сәхифәсенә коментар биреп, аның җитәкчесе Павел Чиковны "ул чит ил агенты бит" диде.

"Агораны" күптән чит ил агентлары исемлегенә кертү кирәк иде. Хәзер барысы да үз урынына басты. Чиковка карагыз, аның чит ил агенты булуы күренеп тора бит. Аның тышкы кыяфәте, сөйләшүе һәм киенүе – чит ил агентыныкына охшаган. Махсус хезмәтләргә сатылган бу малай үзен Русиянең хокук яклау хәрәкәтендә ниндидер җитди роль уйный дип саный. Алга таба да шулай ялгышсын", дигән иде Сидякин Павел Чиков турында.

Аның 1996-1997 елларда әле Тверьдә университетта укыганда хәзер тыелган Национал-большевикларның җирле бүлеген җитәкләгәне турында да хәбәрләр бар. Бу хакта Эдуард Лимонов та әйткән иде. Сидякин алар белән элемтәдә булуын кире какты, Лимоновның ул сүзләрен "уйдырма" диде.

Үзен сайлаулар вакытында киңәшләр бирүче сәяси технолог буларак танытырга теләгән Сидякин сәясәткә кереп киткәнче Русия буйлап сайлау алды кампанияләрдә эшләде. 2001 елда Коми республикасы башлыгын сайлаганда ул оппозиция нәмзәте Рита Чистоходованы көрәштән алуга иреште. Уфада "Гадел Русия" өчен эшләгәндә аның фахишәлеккә каршы бер чарасын яхшы хәтерлиләр. Ул чакта ул олырак кешеләрне җыеп урамда "үз тәннәрен сатарга мәҗбүр булган төнге күбәләкләргә" каршы алып чыкты, аларның "канатларын өзәргә" вәгъдә итте. Берничә ел узгач "Новая газетага" биргән бер интервьюсында ул бу чараны хәтерләмәгәнен әйтте, ул чакта "яшь, тәҗрибәсез булганын, бүген булса андый чара уздырмаячагын" өстәде.

Бүген дә депутатлар Александр Сидякин һәм Олег Савченконың Антарктидада югалуы турындагы хәбәр аларның популярлыгын арттырачак. Сидякин һәм Савченко Винсон тавына Русия, Татарстан һәм Волгоград өлкәсе әләмнәрен алып менә. Һава шартлары начар булуы сәбәпле тауга менү озакка сузыла. Twitter'да ике депутатның эш вакытында Антарктидада йөрүләре күпләрне борчый.

​20 гыйнвар көнне депутатлар Дәүләт думасы утырышына килергә тиеш дип санала. Русия Антарктида экспедициясе җитәкчесе Валерий Лукин мәгълүмат чараларына депутатлар анда бару өчен рөхсәт алмады дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Антарктидага Росгидромет оешмасы рөхсәте булмый торып баручыларны гадәттән тыш хәл булса, коткарып булмаячак.

XS
SM
MD
LG