Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Рәфис Кашаповны яклап биш шәһәрдә ялгыз пикетлар узды


Уфада узган ялгыз пикетта "Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов

Уфада узган ялгыз пикетта "Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов

Кулга алынган Рәфис Кашаповны һәм башка сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итеп 14 гыйнварда Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар һәм Йошкар-Олада ялгыз пикетлар оештырылды.

Уфадагы чара республиканың һөнәр берлекләре каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Яңа ел алдыннан Чаллыда кулга алынган Рәфис Кашаповны яклап оештырылган бу ялгыз пикетта алмашлап Башкорт аксакаллары шурасы сәркәтибе Рәмилә Сәетова, "Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов һәм тагын берничә "Күк бүре" вәкиле торды. Каршылык чарасы узган җирдә полиция хезмәткәрләре бөтенләй күренмәде. Cәгатьтән артык дәвам иткән чарада катнашучылар алмаш-тилмәш бер шигарь күтәреп торды. Анда: "Рәфис Кашаповка – ирек! Сәяси тоткыннарга – ирек!" дип язылган иде.

Рәмилә Сәетова Азатлыкка: "Мин бирегә Идел буе һәм Урал төбәкләренең төп халыклары берләшмәсе вәкиле буларак чыктым. Узган ел Татарстанда бу берләшмәне "Алтын Урда" патриотик фронты, Чаллы шәһәренең "Азатлык" яшьләр берлеге, Чуаш республикасының "Ирехлек" дип аталучы милли-мәдәни оешмасы, Мари Иле республикасының Аксакаллар шурасы һәм Башкортстаннан ике оешма – "Күк бүре" һәм Башкорт аксакаллары шуралары оештырган иде. Бүгенге ялгыз пикетка мин татар җәмәгатьчелеге вәкиле Рәфис Кашаповны яклап чыктым", диде.

Уфада пикетка чыккан икенче бер активист, "Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов: "Мин Рәфис Кашаповны, менә инде өч елдан артык төрмәдә иза чигүче башкорт дини һәм милли хәрәкәте вәкиле Фәнзил Әхмәтшин һәм башка сәяси тоткыннарны яклап чыктым. Милләт мәнфәгатьләре өчен көрәшүчеләргә җиңел түгел. Берәм-берәм чүпләп, ирекләреннән мәхрүм итеп, башкаларга сабак укытып торалар. Без мондый шартларда милләтләргә, диннәргә карамый, бергә булырга, Русиядәге төп халыклар хокуклары өчен җиң сызганып көрәшергә бурычлы", дип белдерде.

Казан Кирмәне янында узган ялгыз пикетка "Алтын Урда" татар ватанпәрвәр фронты рәисе Данис Сәфәргали чыкты. Ул Русия хакимияте органнарының ватандашларның конституцион хокукларын бозуын әйтте һәм бу хәлләргә каршы протест белдерергә чакырды.

Чаллыдагы ялгыз пикет шәһәр хакимияте бинасыннан ерак булмаган Азатлык мәйданы читендә, Палитра сәүдә үзәге янында узды. Милли хәрәкәт активисты Булат Гатин кулындагы шигардә дә Рәфис Кашаповны, башка сәяси тоткыннарны азат итү турында сүзләр язылган иде.

Каршылык чарасына алып киленгән шигардә кайбер ачыклык кертәсе, күпләр аңламаган бер нәрсә дә бар иде. Без башта игътибарны шуңа юнәлттек.

– Булат әфәнде, менә сезнең шигардә АКН сүзеннән кала барысы да аңлашыла. Менә шунысын шәрехләп китсәгез иде.

– Пикетларны Ассоциация коренных народов (АКН) РФ, ягъни Җирле халыклар ассоциациясе оештырды. Хәзер аңа татар, башкорт, чуаш, мари халыклары оешмалары һәм башкалар керә. Без бу берләшмәдә себер, кавказ халыклары вәкилләрен дә көтәбез, алар да безгә кушылу турында теләк белдерде. Рәфис Кашаповны гаепләү белдерми генә Яңа ел алдыннан тоткарладылар. Шуңа, без аны сәяси тоткын, дип бәялибез. Аңа ирек, азатлык таләп итеп менә шундый чара уздырабыз. Ялгыз пикетлар Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар, Йошкар-Ола калаларында уздырылды.

– Хакимиятләрдән рөхсәт сорауны яки пикет турында белдерүне кирәк дип санадыгызмы?

Ялгыз пикет өчен рөхсәт сорау да, хакимиятләргә белдереп тору да зарур түгел. Канун мондый чараларны рөхсәт итә һәм без аны кулландык.

– Рәфис Кашапов тикшерү изоляторында чагында аның турында нинди дә булса мәгълүматлар ала алмадыгызмы?

Без аның гаепләү белдерелгән язмаларына карата экспертиза ясалган, ләкин аңа шушы экспертиза нәтиҗәләре белән танышырга мөмкинлек бирелми, дип ишеттек. Без моны кешенең хокукларын бозу дип бәялибез. Монда хокук бозулар бик күп. Шуңа, мәхкәмәгә кадәр Рәфис Кашаповны азат итәргә тиешләр.

Йошкар Олада ялгыз пикетка чыккан Виталий Танаков янына шундый ук шигар белән тагын ике кеше килеп баскан. Активист таныш булмаган бу кешеләрдән читкәрәк китеп басуларын сораган. Нәтиҗәдә, барыбер, яннарына полиция хезмәткәре килеп Танаковны аңлатма язарга полиция үзәгенә алып киткәннәр. Янына килеп баскан ул ике кешене Танаков "провокаторлар" булырга мөмкин дип фаразлый.

Чараны оештыручылар шулай ук мөрәҗәгать тә чыгарды. Анда Русиянең төп халыклары берләшмәсенең Рәфис Кашаповның кулга алынуын хакимиятнең милләт мәнфәгатьләре өчен көрәшүчедән үч алуы дип бәяләнүе әйтелгән. Кашапов һәм Русиядәге башка сәяси тоткыннарны азат итү таләп ителгән. Әлеге мөрәҗәгать Русия президентына, Баш прокуратурага, Федераль җыенга һәм Дәүләт думасына җибәреләчәк.

Рәфис Кашаповка дүрт язма нигезендә гаепләү белдерелә

Рәфис Кашаповны 29 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып Казанга озаткан иделәр. Менә хәзер яклаучыларга һәм аның туганнарына аңа нинди гаепләү белдерелүе хакындагы карарны, беркадәр соңга калып булса да, бирделәр.

Әлеге гаепләү карарында Кашаповның бу елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә мәгълүмати материаллар чыгаруы әйтелә. Язмалар "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип атала икән.

Шушы язмаларга карата бу елның 15 декабреннән комплекслы психолого-лингво-политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рәфис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә.

Шунысы сәер, кулга алу карарында Кашаповны бер айга, 30 тәүлеккә тикшерү изоляторына ябу турында әйтелә. Ләкин, 29 декабрьдән 27 февральгә кадәр сак астында тотарга, диелә әлеге карарда. Монда инде 27 февральгә кадәр утыз тәүлек кенә булмавы күзгә бәрелеп тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG