Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы: Русия белән хезмәттәшлек телибез


НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Берлинда
НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Берлинда

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Русияне Украинаның көнчыгышында сепаратистларны яклауны туктатырга һәм аларның 5 сентябрь Минскида көч куллануны туктату турында кабул иткән килешүне үтәве өчен "үз йогынтысын ясарга" сорады.

Столтенберг бу сүзләрне Берлинда Германия канцлеры Ангела Меркель белән бергә матбугат очрашуында әйтте. НАТО Русия белән "каршылыклар түгел, ә хезмәттәшлек тели" диде ул һәм мөнәсәбәтләрнең яхшыруы өчен "Русиянең дә шуны теләве" кирәк дип өстәде.

Күптән түгел Украина НАТОга карата статусын үзгәртте. Моңарчы "НАТОга кермәү" дәрәҗәсе гамәлдән чыгарылды. Столтенберг моны Украинаның "НАТОга керүенә юл ачарга" мөмкин диде. Моның өчен Украинада саклану берлегенең иминлегенә үз өлешен кертәчәк демократик һәм ачык җәмгыятьнең төзелүе кирәк дип өстәде НАТО генераль секретаре.

XS
SM
MD
LG