Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәримов Үзбәкстанда яңадан президент урынына дәгъва итә


Ислам Кәримов
Ислам Кәримов

Бүген Үзбәкстан Либерал-демократик партиясе һәм "Эшкуарлар хәрәкәте" 29 мартка билгеләнгән президент сайлавына үз намзәте итеп хәзерге илбашы Ислам Кәримовны тәкъдим итте.

Кәримовка 30 гыйнвар 77 яшь тула, соңгы тапкыр ул президент итеп 2007 елда сайланды. Үзбәкстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. 2011 елда президентлык мөддәте җиде елдан биш елга үзгәртелде.

Шулай ук Үзбәкстанның Халык демократик партиясе бүген үз намзәте итеп рус теле һәм әдәбияты укытучысы 45 яшьлек Хатамжон Кетмоновны тәкъдим итте. Чыгышы белән Әндиҗаннан булган Кетмонов 2013 елдан партия шурасы рәисе, аңарчы Әндиҗан өлкәсе башлыгының дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә өчен җаваплы урынбасары булган.

Халыкара хокук яклау оешмалары даими рәвештә Үзбәкстан хакимиятләрен оппозиция активистларын һәм журналистларын эзәрлекләүдә гаепләп килә.

XS
SM
MD
LG