Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

Анда бер төркем җәмәгатьчелек Русиядәге бүгенге сәяси вазгыятькә тәнкыйть белдерде. Профессор Марат Рамазанов Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетта торды.

15 гыйнварда Уфа хакимияте каршындагы Ленин мәйданында математика фәннәре докторы, профессор Марат Рамазанов ялгыз пикет үткәрде. Ул "Канунсыз кулга алынган Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәм!" дигән шигар күтәреп торды. Шигарне тотып халык ял иткән боз шәһәрчеге буйлап та узды.​

Марат Рамазанов

Марат Рамазанов

Марат Рамазанов: "Мин Кашаповларның икесен дә яхшы беләм. Алар заманында милли хәрәкәткә бик күп ярдәм иттеләр, йөзләрчә тираж белән китаплар чыгарып тараттылар. Нәфис Кашапов Европага чыгып китәргә мәҗбүр булды, туганы Рәфис Кашапов Төркиядән кайткач кулга алынды. Минемчә, милләт хокуклары өчен көрәшүчеләрне, шулай, башкаларга сабак булсын дип кулга алалар. Бу хакимиятнең куркаклыгын күрсәтә, чөнки алар дөрес сүздән, дөреслектән куркалар. Куркытылган, өркетелгән халык белән идарә итү җиңел. Мин демократик дәүләттә яшәргә, хокукларымны курыкмый белдерергә телим, милли проблемнарның чишелүенә өмет итәм. Чөнки бер әйбер дә мәңгелек түгел", диде.

Фәнәзип Җиһангиров

Фәнәзип Җиһангиров

Марат Рамазановка теләктәшлек белдереп чыккан бер төркем җәмәгатьчелек читтәрәк җыелып, илдәге вазгыять хакында фикер алышты. Алар моны җәмәгатьчелек җыены дип атады. Мәйданда йөргән, киеменә "Сак хезмәте" дип язылган берәү бер төркем ир-атның җыелып, фикер алышуы турында янәшәдә йөргән полиция хезмәткәрләренә җиткерде. Ике полиция хезмәткәре һәм әлеге бәндә бер читтә күзәтеп торсалар да, якын килеп, тыкшынмадылар. Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәнәзип Җиһангиров гармун тартып, ял итүчеләрнең күңелен күтәреп торды.

Үзләрен "җәмәгатьчелек җыены"нда катнашучылар дип атаучылар Русиядәге бүгенге хәлләр турында фикер алышты.

Вил Латыйпов

Вил Латыйпов

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов көч структураларының бәйрәмнәренә күпме акча түгелүен фаш иткәннәрнең эзәрлекләнүе турында сөйләде. "Русиядәге сәяси тоткыннар иреккә чыгарылырга тиеш. Русия демократик, хокукый дәүләт төзи икән – һәртөрле эзәрлекләүләр, цензура бетерелергә, хөр фикер өчен басым булмаска тиеш дип беләм. Узган елда гына да Башкортстанда хакимияткә каршы сүз әйткән өчен 135 кеше тоткарланган. Көч структуралары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен уздыру өчен миллионнар түгә. Бу хакта халыкка җиткерүчеләр кулга алына", диде Латыйпов.

Александр Шакиров

Александр Шакиров

Александр Шакиров хакимият алмашының мөмкинлек чыгуга Русиядә люстрация уздырырга чакырды. "Люстрация" дигән нәрсә бар. Латин теленнән ул корбан китерү мәгънәсен аңлата. Ләкин, атама буларак, җәмгыятьне тазарту мәгънәсендә йөри. Мин үзем шул люстрация яклы. Кайчандыр бер хакимият үзгәрер, шул вакытта без җәмгыятьне тазартырга тиеш. Путинга хезмәт иткән, коррупция белән шөгыльләнгән түрәләргә тиешле бәя бирелер дип өмет итәм. Бүген көч белән идарә итәләр, ләкин беркөн кануннарга таянып идарә итү башланачак. Шул чакларда Конституцияне бозып, халыкка каршы эшләүчеләргә тиешле чаралар күрелергә тиеш. Туксанынчы елларда Чехия, соңрак, Мажарстан, Польша, Эстония, Латвия, Литва, Румыниядә люстрация кулланылды. Болгария, Албания, Грузия кебек дәүләтләр дә шуның аша узды. Иртәме-соңмы ул безгә дә килеп җитәчәк", диде Шакиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG