Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Башкортстанда киләсе уку елында төбәк компоненты програмы нигезендә укытылырга тиешле китаплар исемлеге федераль тикшерүгә тәкъдим ителмәгән. Алар рөхсәт ителмәскә мөмкин.

Башкортстан мәгарифендә чираттагы проблемнар килеп чыгарга тора. Киләсе уку елында төбәк компоненты програмы нигезендә укытылырга тиешле китаплар исемлеге федераль тикшерүгә тәкъдим ителмәгән. Шул сәбәпле, моңа кадәр укытылган китаплар канунсыз дип саналачак.

Мәгълүм ки, 2013 елда кабул ителгән "Мәгариф турында" канунга асәсан, мәктәпләрдә фәкать федераль исемлеккә кертелгән уку әсбаплары нигезендә генә белем бирелергә тиешле. Узган 2014 елда бу исемлек яңартылганнан соң, төбәкләрдә моңа кадәр гамәлдә булган китаплар исемлеккә автомат рәвештә кертелмәде. Шул рәвешле, Башкортстанда балалар башкорт телен өйрәнеп килгән һәм төбәк компонентына караган башка әсбаплар хәзер канунсыз дип таныла ала. Республика прокуратурасы Башкортстандагы "Мәгариф учреждениеләрендә республика уку әсбаплары турында" канунны кире каккан да инде.

Киләсе уку елы өчен укыту әсбапларының федераль таләпләргә туры килгәннәре исемлеге шушы елның 15 февраленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш булган. Әмма бу гамәл әлегәчә башкарылмаган һәм инде өлгереп тә булмаячак диләр. Ни өчен дигәндә, беренчедән, бу шактый зур күләмдә акча таләп итсә, икенчедән, ул китапларның электрон шәкелләре дә булырга тиеш, ә алар бөтенләй юк икән.

Әлеге четерекле хәл, ни гаҗәп, моңа кадәр беркемне дә борчымаган. Кем әйтмешли, бик соң уянганнар. 14 гыйнвар көнне бу мәсьәләне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитетында тикшерделәр. Анда республиканың мәгариф министрлыгы вәкилләре дә, депутатлар да, югары уку йортлары ректорлары да катнашты.

Әлеге утырышка килгән мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева әйтүенчә, мәгариф министрлыгы комиссиясенә Башкортстан ягыннан китаплар тәкъдим ителгәнче, алар иң элек Русия фәннәр академиясендә һәм Русия мәгариф академиясендә фәнни, педагогик һәм җәмәгать тикшерүен үтәргә тиеш.

"Бер "Әлифба" китабына гына 3 төрле экспериза үткәрү дә 514 меңгә төшә. Бүгенге көндә бездә мондый акчалар юк”, дип белдерде Венера ханым. Әмма утырышта катнашкан республика хөкүмәте вәкиле акчалар табылыр иде, дип каршы төште. Моның өчен фәкать мәгариф министрлыгының төпле расламасы гына кирәк булганлыгын искәртте ул.

Тиешле экспертизалардан тыш тагын да бер шартны үтәү кирәк. Баксаң, һәр әсбапның электрон шәкеле дә булырга тиеш икән әле. Ә Башкортстандагы уку-укыту китапларының берсенең дә электрон варианты эшләнмәгән.

Бу хәлгә аңлатманы утырышта Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллин бирде. Аның сүзләренчә, мәгариф өчен китапларны өлкән буын галимнәре әзерли, ә алар һаман да элеккечә эшли, заманча технологияләрне кулланмый.

Раил Әсадуллин

Раил Әсадуллин

"Аксакаллар тәҗрибәсе, билгеле, бик мөһим, әмма өлкән яшьтәгеләр инновацияләрне өнәми. Мәгариф министрлыгы яңа китапларны әзерләүгә һәм аларның электрон шәкелләрен эшләүгә конкурслар игълан итәргә һәм аңа төрле төркемнәрне җәлеп итәргә бурычлы. Бу эштә югары уку йортлары да булыша алыр иде", ди Раил әфәнде.

Шулай итеп, 2015-2016 уку елына Башкортстан төбәк компонентына керергә тиешле яңа китаплар эшләнеп өлгерми. Бу очракта нинди чаралар күрелергә мөмкин? Канунсыз дип иске әсбаплар тартып алынырмы? Әллә инде андый кискен чаралар күрелмичә, Башкортстан мәгариф министрлыгына өстәмә бер ел вакыт бирелерме?

Татарстан республикасы татар телен һәм әдәбиятын укытуга һәм төбәк компонентлы башка әсбапларга үзенең 55 төрле басмасын федераль исемлеккә тәкъдим итеп өлгергән дә инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG