Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

Херсон өлкәсендә кырымтатарларга автономия кирәкме?


Акмәчеттә депортациянең 70 еллыгын искә алу. 18 май, 2013

Акмәчеттә депортациянең 70 еллыгын искә алу. 18 май, 2013

Херсон өлкәсендә кырымтатар автономиясе төзү тәкъдиме сөргенлек еллары ахырында кырымтатарларны Үзбәкстанның Мубарек районындагы шундый автономиягә бәйләү омтылышын хәтерләтә.

Кырым Русия кулына күчкәннән соң кырымтатар мәсьәләсе дә көн тәртибеннән төшми дияргә мөмкин. Донбасста барган сугыш Кырым, кырымтатар мәсьәләсен икенче бер планга күчергән кебек булса да, бу, әлбәттә, вакытлыдыр дип фаразларга мөмкин. Шулай да Кырым мәсьәләсен хәл итү Украина өчен дә, Русия өчен дә кырымтатар мәсьәләсен хәл итмичә мөмкин булмаячагы аңлашыла. Шул сәбәптән ике як та төрле проектлар турында уйлана.

Украинадагы төрле сәясәтчеләр, экспертлар, алар арасында кырымтатарлар да юк түгел, Украинаның Кырымга якын булган Херсон өлкәсендә кырымтатар автономиясен барлыкка китерү фикерен белдерәләр. Ни өчен бу проект өчен Херсон өлкәсе уңай булганы да аңлашыла.

Кырымга 1960-80нче елларда кайткан кырымтатарларны ярымутраудан даими рәвәштә хакимиятләр куып чыгаралар иде. Куылганнар Украинаның Кырымга якын өлкәләрендә урнашалар иде. Херсон шундый өлкәләрнең берсе иде. Шуңа күрә дә анда шул вакытта урнашып калган биш меңләп кырымтатар яши.

2014 елда Кырым Русия кулына күчкәннән соң, март-апрель айларында Кырымнан китәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның бер өлеше дә шул өлкәдә вакытлыча урнашты. Тагын бер сәбәп – бу өлкә Кырымга якын, 300-400 чакрым ераклыкта.

Киевтагы Пилип Орлик исемендәге демократия институты координаторы Наталья Белицер Херсон өлкәсендә кырымтатар автономиясе булдыру турында анда яшәүче башка милләт вәкилләре арасында бу хакта фикер белешү үткәргәннәрен, ниндидер нәтиҗә дә чыгарырганнарын белдерде. Ләкин иң кызыгы шул – мондый автономия төзелсә түгел, һич югында игълан ителсә, Кырымнан кырымтатарлар анда барачаклармы, юкмы дигән сорау бу белгечләрне кызыксындармаган, күрәсең. Ә бит бу хакта Кырымдагы кырымтатарлар арасында фикер белешү уздырып иң башта шушы мәсьәләне өйрәнергә кирәк иде.Тик шуннан соң гына нәрсәгәдер тотынырга мөмкин иде.

Ярты гасыр буе сөргенлек урыннарыннан туган якка, ата-бабалар җиренә кайтуны төп максат итеп куйган, СССР кебек тоталитар дәүләтнең каршылыгына карамыйча Кырымга кайта торган кырымтатарлар Кырымнан тыш ниндидер автономияләргә, әлбәттә, күченеп тормаячаклары билгеле бер факт булса кирәк. Алар Кырымга Кырымнан үз ихтыяры белән чыгып китү өчен кайтмаганнардыр.

Украинаның үзе өчен дә мондый проект уңышсыз бер проект булачактыр. Кырымтатарлар Кырымнан киткән очракта, Украинаның Кырымга кайтачагы тагын да катлаулы һәм четерекле мәсьәләгә әвәрелә ала. Кырымтатарларның үз милли автономияләрен бары тик Кырымда торгызуны гына таныячакларының ачык мисалы тарихта булган иде инде. Үзбәкстанның Мубарек районында да кырымтатар автономиясе төзү уңышсыз тәмамланды.

1980нче елларда Үзбәкстанда кырымтатар милли хәрәкәте халыкны Кырымга кайтару мәсьәләсен кискен итеп куя башлаган чорда Мәскәү күрсәтмәсе белән Үзбәкстанның комлы далаларында Кашкадарья өлкәсендә Мубарек районы төзеп анда кырымтатарлар өчен автономия төзү башланды. Монда Кашкадарья, Бохара өлкәләре җирләрендә кырымтатар автономиясе төзеп кырымтатарларның Кырымга кайту максатларын юкка чыгару күздә тотылган иде.

Эссе, комлы Үзбәкстан даласында шул максат белән Мубарек районы төзелде, район җитәкчелегенә кырымтатарлар куела башлады, Мубарек райком секретаре итеп чыгышы белән Кырымнан булган грек Яков Илиади билгеләнгән иде. Бу эш 1979 елда башланды һәм аны Үзбәкстан Үзәк компартиясе җитәкчесе Шәрәф Рәшидов үз контролендә тотты.

Үзбәкстан югары уку йортларында укучы кырымтатар студентларын тәҗрибә тупларга нәкъ менә Мубарек районына юллый башладылар. Бу эшкә хәтта кырымтатар язучыларын да җигәргә маташтылар. Ташкенттагы педагогия институтының кырымтатар теле һәм әдәбияты факультетының Мубарекка барудан баш тарткан студентлары белән язучы Шамил Алядинны очрашырга мәҗбүр иткәннәре мәгълүм. Студентлар исә Мубарекка бармыйбыз дип хәтта институтта ризасызлык чарасы үткәргән иделәр.

Шулай да Мубарекка барырга, анда кырымтатар телендә газет чыгарырга бер-ике кеше табылган иде. Аларның кайберләре хәзер дә Кырымда бер җитәкче вазифадан икенче вазифага күчеп торалар. Язучы Шамил Алядин исә үзе барып ул урыннарны караганнан соң кырымтатар активистлары белән очрашып: "Анда этне бәйләсәң – утырырлык урын түгел! Безне анда ул җирләрне бакчага әйләндерү өчен җибәрәләр, ләкин аннан соң җирле халык бу безнең җир дип безне куып чыгарачактыр, ләкин безнең өчен аның әһәмияте юк. Ул җирләр бик яхшы булган булса да, мин халкыбызның анда китүен тәләмәс идем, чөнки безнең халкыбыз даими туган якка, ватанына кайту өчен көрәште. Без дә бу көрәшнең алдагы сафында", дигән. Шулай итеп кырымтатарлар Мубаректа милли автономия төзү проектыннан баш тарттылар.

1982 елда Леонид Брежнев вафат булганнан соң, 1983-84 елларда бу проект тулаем юкка чыкты. 1987 елдан башлап кырымтатарлар аларны бәйләгән "зынҗырларны" ватып Мәскәүнең Кызыл мәйданында протест чаралары оештырып күпләп Кырымга кайта башладылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG