Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәрык клубы форматын үзгәртте, кичәгә яшьләр түләп керә


Гамил Нур: "Шәрык клубы яңа форматта эшли башлады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00

Милли җанлы татар яшьләрен берләштерүче Шәрык клубы 2015 елда беренче очрашуын үткәрде. 13 гыйнварда Казанның "Happy Time" антикафесында "Канада кичәсе" узды. Чараны оештыручы Гамил Нур белдергәнчә, даими очрашу урыны булмау сәбәпле, Шәрык клубы яшьләре акча түләп кафеларда очрашырга мәҗбүр.

Шәрык клубының 2015 елдагы беренче очрашуында егермедән артык егет-кыз катнашты. Казанның "Happy Time" антикафесында узган милли җанлы татар яшьләренең чәй табынында очрашуы "Канада кичәсе" дип аталды. Чөнки төп кунак – Канададан Казанга кунакка кайткан музыка белгече Ләйсән Шәкүрова булды. Сәламләү сүзләре, җыр, җанлы әңгәмә барды. Кичәне оештыручы һәм алып баручы хәләл туйлар тамадасы буларак билгеле шоумен Гамил Нур иде.

"Бу инде үзенчә яңа формат. Соңгы 15-20 елда Шәрык клубы хәйрия форматында эшләгән иде. Монсы антикафеда үтте, һәркем үзе өчен үзе түли. Бушка, халявага күнеккән яшьләр өчен гаҗәп тә тоелгандыр, әмма ләкин Ирек мәйданындагы Татар иҗтимагый бинасы башка хуҗага күчкәч, даими куллана торган дәүләт бинабыз юк. Хәзер Шәрык клубының чаралары яшьләр арасында популяр булган, халык еш йөри торган ял итү урыннарында дәвам итә", ди Гамил Нур.

Илмир Әхмәтҗанов Вашингтон Сабантуенда гармунда уйнап җырлый
Илмир Әхмәтҗанов Вашингтон Сабантуенда гармунда уйнап җырлый

​Шәрык клубының киләсе очрашуы 29 гыйнварда шул ук "Happy Time" антикафесында үтәргә тиеш. "Америка кичәсе"нә төп кунак булып Америка татар яшьләре әйдаманы, Нью-Йорк һәм Вашингтонда Сабан туйлар оештыручы эшмәкәр татар егете Илмир Әхмәтҗановның килүе көтелә.

Шәрык клубы яңалыкларын http://vk.com/aralash төркеменнән даими белеп барырга була.

XS
SM
MD
LG