Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашаповны яклап чыккан Данис Сәфәргали эштән куылган


Данис Сафаргали
Данис Сафаргали

Җомга көнне активист Данис Сәфәргали үзенең "эш урынында тәртип бозуы өчен" эштән куылганын белдерде. Арчада "Балыкчылар авылы" исемле ял итү комплексында эшләгән татар активистына соңгы берничә айда өч тапкыр тәртип бозганы һәм эштән алыну турында кәгазьләр тапшырылган, бу кәгазьләр барысы да бер көн эчендә әзерләнгән диде Сәфәргали Азатлык радиосына.

"Сентябрьдә Арчада Асаба халыклары берләшмәсен төзү корылтае узганнан бирле мине күзәтәләр иде инде. Эштә тәртип бозу очракларым булмаса да аларны уйлап тапканнар. Корылтай өчен ял комплексындагы йортларның берсен алган идек. Миңа каршы бу кәгазьләрне кадрлар бүлегендәге кешеләргә басым ясап имзалатканнар", диде берләшмә рәистәшләренең берсе булган Данис Сәфәргали.

Аны эштән алу кәгазе 13 гыйнвар имзасы белән әзерләнгән.

"Кәгәзьләр 15 гыйнвар әзерләнгән, әмма имза 13се дип куелган. Рәфис Кашаповны яклау пикеты 14 гыйнвар булды. Җитәкчеләр янына тикшерүчеләр килә калса - алар андый кешене белмибез, ул 13сендә үк эшеннән алынды, дип әйтер өчен эшләде аны," диде Сәфәргали.

Активист бу гамәлнең канунсызлыгын дәлилләр өчен Арча мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG