Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Роскомнадзор дини темаларга карикатураның канун бозу булачагын аңлатты


Роскомнадзорның кешеләрнең дини хисләрен рәнҗетә алган карикатуралар бастыру тыела дигән белдерүеннән соң мәгълүмат чараларында чыккан бәхәсләргә оешма яңадан үз аңлатмасын бирде.

"Дәүләт структуралары, шул санда мәгълүмат чараларын күзәтүче идарәләрнең бу мәсьәләдә карашы һәрвакыт бертөрле булды. Мәгълүмат чараларында дини темаларга карикатуралар тарату дин тотучыларны рәнҗетү санала һәм милләтара вә динара нәфрәт тудыруга тиңләштерелә ала. Бу инде "Мәгълүмат чаралары турындагы" һәм "Экстремизмга каршы көрәш турындагы" ике канунны бозу булачак", диелгән Роскомнадзор аңлатмасында.

2006 елда Дания басмасында чыккан Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатураларны Русиядә бастырмау чаралары күрелде. 2008 елда Newsweek журналының Мәскәү бүлегенә пәйгамбәр рәсемен бастыру өчен язма рәвештә шелтә белдерелде.

Соңгы вакыйгалар сүрәтендә Роскомнадзор мәгълүмат чараларын карикатураларны бастырудан тыелырга чакыра, диелгән оешма аңлатмасында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG