Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан чит илләргә очышлар тагын да кими


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Казан белән чит илләр арасында очышлар тагын да кимеде. Finnair язга кадәр бөтенләй туктап торса, Дубайдан очкан flydubai ширкәте очышларны яртылаш киметте.

Flydubai һава ширкәте 2011 елдан бирле гамәлдә булган Казан-Дубай очышларын яртылаш киметергә карар итте. Моңарчы атнасына дүрт тапкыр булган очыш икегә калдырыла.

Рубль бәясе нык төшү Русиягә очкан берничә һава ширкәте эшенә үзгәрешләр кертте. Finnair узган ел Русиягә ачкан өч яңа рейсын туктатып тора. Казан, Түбән Новгород һәм Самарга очышлар 1 февральдән 22 апрельгә кадәр булмаячак, дип хәбәр ителгән иде Финляндия һава юллары ширкәтенең интернеттагы сәхифәсендә. Юлга чыгарга теләүчеләр җитәрлек булса, 23 апрельдән очышларны яңарту планлаштырыла.

Татарстанның "Ак Барс Аэро" һава юллары ширкәте үз эшчәнлеген гыйнвар аеннан тулысынча туктатып тора. Ул үз очкычларын башка ширкәтләргә арендага бирде.

2014 елның ноябрендә "Чех һава юллары" ширкәте Казан-Прага, "Оренбур һава юллары" Казан-Мюнхен очышларына рөхсәт алган иде. Баштарак бу очышларның яз һәм җәй айларында булачагы фаразланган иде. Белгечләр, бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, бу ике очышның да булмавы ихтимал дип саный.

2013 елга кадәр Казанга Германиянең Lufthansa ширкәте оча иде. 2013 елның 1 апреленнән ширкәт Казанга һәм Пермьгә очышларын туктатты.

"Чех һава юллары" ширкәтенең моңарчы Казанга очканы булмады. 2011 елда Казан белән Прага арасында бүгенге көндә инде гамәлдә булмаган "Татарстан" һава юллары очкычлары очты. Код бүлешү килешүе нигезендә ул очышларга билетларны Чехия ширкәте дә сата иде. 2013 елның 17 ноябрендәге очкыч казасыннан соң Росавиация "Татарстан" ширкәтенең тиешле таләпләрне үтәмәве, экипажның эш һәм ял сәгатьләре нормалары бозылуы һәм аларның квалификацияләре дәрәҗәсе түбән булуы сәбәпле" ширкәтнең лицензиясен туктатты.

2014 елның языннан Казаннан Истанбулга көн саен очучы "Төрек һава юллары"ның очышларны киметергә җыенуы турында әлегә берни дә әйтелми.

XS
SM
MD
LG