Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аделаида татарлары Мәүлид кичәсе уздыра


moon, islam, religion
moon, islam, religion

Русия төбәкләрендә Мәүлидкә багышланган чаралар уза. Чит ил татарлары да алардан калышмый. Шимбә көнне Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарлар Мәүлид бәйрәменә җыела.

17 гыйнвар көнне Аделаида шәһәрендә күптән түгел төзекләндерелгән милләт йортында татарлар Мәүлид бәйрәмен уздыра.

Аделаидадан Диләрә Вәлиева Азатлыкка әйтүенчә, бәйрәм җәмәгать белән ахшам намазын укыганнан соң башланып китәчәк һәм анда 100-150ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Бәйрәмне Австралия татарлары имамы Булат Ишмөхәммәтов Коръән сүрәләре белән башлап җибәрәчәк, шуннан бергәләп пәйгамбәргә салават әйтү каралган.

Чара кысаларында Әйшә Маски Мәүлидне ни өчен бәйрәм итү турында чыгыш ясаячак, татар мәктәбенә йөрүче балалар "Аллага мең рәхмәт" дигән шигырьләр сөйләячәк. Аннары мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Бәйрәм даими рәвештә пәйгамбәргә салаватлар әйтү белән үрелеп барачак. Програмда язучы Рабит Батулланың Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы аудиокитабын тыңлау, пәйгамбәргә багышланган сорау-җавап бәйгесе (quiz), нәшидләр булачак.

Мәүлид азагында татарлар милли ризыклар белән чәй эчәчәк.

XS
SM
MD
LG