Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Икътисад авырлашса да Иске татар бистәсендә эш туктамаячак"


Иске татар бистәсендәге Мәрҗәни мәчете
Иске татар бистәсендәге Мәрҗәни мәчете

Казанның иске татар бистәсе җитәкчесе Марат Усманов җомга көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдән соң Иске татар бистәсендә барган эшләр һәм быелга билгеләнгән планнарга президент һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшиннан хуплау булуы турында белдерде.

Бүген хөкүмәт йортында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры Ирек Фәйзуллин, президент ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашында Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелешләргә багышланган киңәшмәдә төзекләндерелгән һәм яңа төзеләчәк корылмалар турында фикер алышу булды. Яңа корылмалар төзеләчәк кайбер урыннарны Татарстан президенты раслаганчы үзе барып карарга теләк белдерде.

Пушкин урамының 26 санлы адреста кунакханә һәм җир асты машина кую урыны төзелешенә рөхсәт бирелмәде.

Иске татар бистәсенең яңа җитәкчесе Марат Усманов белән әңгәмәне Азатлыкта укый һәм тыңлый алырсыз.

XS
SM
MD
LG