Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:02

Татарстандагы урыс милләтчеләре профессор Нияз Халитовка каршы котырту эшен башлады. Халитов интернетта ни өчен урыслар урысларга булышканда, татарлар кырымтатарларга ярдәм итмәскә тиеш дигән фикер белдергән иде.

Казандагы Урыс җәмгыяте оешмасының ВКонтакте битендә Татарстанның бер төркем яшьләре профессор Нияз Халитовны эшеннән алуны таләп итеп Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры исеменә имза җыю башланганы турында язма урын алган. Имеш, Нияз Халитов Украина нацистларын яклап чыккан һәм аңа уку йортында урын булмаска тиеш.

Барысы да тарихчы Нурулла Гарифның Facebook-тагы кечкенә генә язуыннан башланды. Анда Нурулла әфәнде "Русская народная линия"дә чыккан бер өзекне китерә, басма язуынча, Татарстанда украиннарның "Кырым" батальонына хәрбиләр җәлеп итү эше алып барыла. Әлеге кыска гына язмадан соң, Нияз Халитов: "Ә ни өчен урысларга урыслар өчен сугышырга ярый, ә татарларга татарлар өчен ярамый. Минемчә, моның нигезе шул ук", ди.

Нәкъ әлеге язу кайбер урыс милләтчеләренең эченә тигән, күрәсең, һәм алар Халитовка каршы мәкерле эшләрен башлаган. Имеш, "Форпост" хокук яклау хәрәкәтенең кайбер активистлары моны "ачыктан-ачык Украинадагы нацизмны яклау" дип бәяләгән. Алар фикеренчә, ничек инде профессор Новороссияне яклаучылар белән татарларны һәм "украин неонацист"ларын бер дәрәҗәгә куя ала. Бу һич мөмкин түгел икән. Шуңа, алар профессорны эштән алуны сорый.

Имеш, имза җыюны әлеге архитектура-төзелеш университетын элек тәмамлап чыккан ниндидер Марат Абдуллин башлап җибәргән һәм аңа тагын ике студент кушылган. Аларның инде уку йортында Халитовка каршы утызлап имза җыйганы әйтелә.

Нияз Халитов үзенә каршы барган кампания турында бөтенләй ишетмәгәнлеген әйтте Азатлыкка.

"Минем кемне яклавым ул – минем шәхси эшем. Мин Украинаны түгел, ә кырымтатарларны яклыйм. Марат Абдуллин дигән кеше турында бөтенләй берни ишеткәнем юк. Нәрсә дип әйтергә дә белмим", диде ул.

Әлеге Марат Абдулинның кем булуы турында һич белүче табылмады.

Әйтергә кирәк, Татарстанда мондый хәлләр булгалап тора. Берничә ел элек нәкъ Казанда яшәүче тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников тарихчы Нурулла Гарифнең "Татар халкының азатлык өчен көрәше" ("Освободительная война татарского народа") дигән китабын Мәскәүгә шикаять иткән иде. Ул бу китапта экстремист юнәлешләр бар дип экспертиза үткәрүне таләп итте.

Былтыр гына Казанда яшәүче 23 яшьлек Роман Корнилов Дания Сабирова һәм Якуп Шәрәпов авторлыгындагы "История Татарстана с древнейших времен до наших дней" ("Борынгы заманнан алып бүгенгә кадәр Татарстан тарихы") дәреслеген югары уку йортларында куллануны тыюны сорап Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллады. Имеш, әлеге китапта татар этносына гына өстенлек бирелгән тарихи мифлар хөкем сөрә икән. Корниловның бу гамәлен шунда ук билгеле исламофоб Роман Силантьев яклап чыккач, җилнең кайсы яктан өргәнлеген чамалау кайберәүләргә авыр булмады. Нияз Халитовка каршы эшне оештыручылар да шул бер тегермәнгә су коючылар булуы ихтимал.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG