Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 16:21

Бер төркем активистлар Казанда Рәфис Кашаповны яклап пикетка чыкты


16 гыйнварда Казанда Рәфис Кашаповны яклап тагын бер пикет үтте. ТИҮ оештырган әлеге протест чарасында, узган елның 29 декабрендә ике айга кулга алынган Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуы таләп ителде.

Бауман урамында узган пикетта, "Югары мәхкәмә рәисе Гыйләҗев! Кашапов канунсызга төрмәдә утыра!", "Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез!", "Татарстан 2015=1937", дигән һәм башка татар һәм урыс телләрендә язылган шигарләр күтәрелде.

Пикетта катнашкан ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов бер гаепсезгә ирегеннән мәхрүм ителгән Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга кирәк диде.

"Советлар Берлеге заманында җинаять кодексының 58нче маддәсе бар иде. Бу маддә нигезендә теләсә кемне төрмәгә утырталар иде. Хәзер исә аның урынына Русия җинаять кодексында 282нче маддә барлыкка килде. Әлеге маддә нигезендә нәкъ менә 58нче маддә кебек урамнан барган кешене 1937 елда булганы кебек тотып алып төрмәгә утыртырга була. Шушы язмышка Рәфис Кашапов та дучар булды. Без әлеге маддә белән кешене төрмәгә утыртуны туктатуны таләп итәбез", дип белдерде ул.

Рәүф Ибраһимов Кашаповка карата үз фикерләре белән дә уртаклашты.

"Рәфис Кашапов ул бер гади татар кешесе. Әмма шул ук вакытта ул үз милләтен якларга тырыша торган кеше. Русиядәге бүгенге көндәге режимга каршы чыкканы өчен, мөгаен, аны да Фәүзия Бәйрәмованы да эзәрлеклиләр.

Рәфис Кашаповның татар милләте өчен башкарган эшләрен бер минутта гына санап бетереп булмый. Ул бик күп нәрсәләр эшләде. Мин шунысын гына әйтеп үтим, заманында Рәфис Кашапов үз акчасына автобуслар алып Болгарга беренче тапкыр татарларны җыеп алып бара башлады. Ә калган эшчәнлекләрен мин әйтеп тә тормыйм.

Аны инде ничә мәртәбә хөкемгә тарттылар. Аны бер ара юләрләр йортына кертеп аннан юләр ясарга да тырыштылар. Ул кеше өстеннән күпме газап чиктерергә була инде?

Без бу пикетка чыгып Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылачагына 100 процент гарантия бирә алмыйбыз, әмма без бу хәлгә карата үз мөнәсәбәтебезне белгертәбез. Һәм без белгертергә тиешбез дә. Чөнки бу илдә күптән инде гражданнар җәмгыяте дигән нәрсә барлыкка килергә тиеш. Менә шуның башы гына булса да без аңа риза", дип белдерде ул.

Пикет барышында, шигарләр күтәреп торучылар янында бер кеше кулына Коръән тотып аннан сүрәләр укып торды. Бер сәгатькә якын барган чарада тәртип бозулар күренмәде. Пикет катнашучыларның бергәләп фотога төшүе белән тәмамланды.

Шуны да әйтергә кирәк, ике айга кулга алынган Рәфис Кашаповны һәм башка сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итеп 14 гыйнварда берьюлы биш шәһәрдә – Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар һәм Йошкар-Олада ялгыз пикетлар оештырылды. Ул көнне Казанда ялгыз пикетка Данис Сәфәргали чыкты. 16 гыйнварда аның "эш урынында тәртип бозганы өчен" эштән куылуы билгеле булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG