Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Татарстанда язучы Шәйхи Маннурны искә алдылар


Мамадышта Шәйхи Маннурның 110 еллыгын зурлап билгеләделәр. Анда Казан, Мәскәү, Чаллы һәм Түбән Кама әдипләре катнашты. Казанда язучыга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Мамадыш төбәгендә Шәйхи Маннурның туган көнен зурлап билгеләп үттеләр. Аны искә алу чарасында Казан, Мәскәү, Чаллы һәм Түбән Кама әдипләре дә катнашты. Шәһәр мәдәният йортында Шәйхи Маннур исемендәге премияләр дә тапшырылды.

Язучы Шәйхи Маннурны искә алуның беренче өлеше аңа куелган һәйкәл янында узды. Аны Мамадыш башкарма комитеты рәисе урынбасары Алена Смирнова ачып җибәрде.

"Шәйхи Маннур һәрчак безнең күңелләрдә. Татар милләте җәүһәрләреннән булган шушы шәхес белән горурланабыз, аңа сокланабыз" дигән сүзләрен дә әйтте Алена ханым. Шушында ук чыгыш ясаган Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Шәйхи аганың үткен телле, сүзен кистереп әйтә торган булганлыгын, үзе турында хатирәне үз исемендәге премия белән мәңгелек итеп калдыруын җиткерде.

Тагын кайбер чыгышлардан соң кунаклар Шәйхи Маннурның туган авылы Тулбайга юл алды. Биредә әдипнең каберенә чәчәкләр салынды, аның рухына дога кылынды. Шәйхи Маннур 1957 елда ук туган авылында нарат бүрәнәләрдән йорт салдыра. Шул йортның ике кечкенә генә бүлмәсендә Казаннан кайткан чакларында иҗат итә, куна. Ә йортның калган өлешен авыл китапханәсе итәргә рөхсәт бирә. Хәзер инде бу йортка янкорма да өстәлгән һәм ул "Шәйхи Маннур музей-китапханәсе" дип атала. Биредә кунакларны чәк-чәк, икмәк, кышкы җиләк һәм гармун белән каршы алдылар. Музей-китапханә мөдире Римма Сөләйманова әдипнең шәхси әйберләре хакында бай мәгълүматлар бирде.

Шәйхи Маннур исемендәге бүләкләрне тапшыру тантанасы Мамадыш мәдәният йортында барды. Әлеге премияне бирү 1982 елдан гадәткә кергән һәм аңа шул ук елда мамадышлылар язучы Ринат Мөхәммәдиев һәм шагыйрь Зөлфәт лаек була.

Мәскәүдә "Татар дөньясы" газетын нәшер итүче Ринат Мөхәммәдиев Шәйхи Маннурга багышланган чараларда, бүләк бирүдә катнашты. Бүләккә лаек булучыларның берсе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова иде. Ул үз чыгышында Шәйхи Маннур эшчәнлегенә зур бәя биреп, бүләкнең дәрәҗәле булып, зур җаваплылык өстәвен белдерде.

Монда Рафис Корбан, Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Вәрис Гали, район ветераннар шурасы рәисе Вахит хәзрәт һәм башкалар чыгыш ясады. Шәйхи Маннур исемендәге бүләкләр шулай ук Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә, Татарстан китап нәшриятыннан Дамир Шакиров һәм Талия Шакировага, Түбән Камадан Илдар Хәйруллинга, Тәкәнеш авылыннан Рафаэль Фәләховка тапшырылды.

Көне буе диярлек барган чараларда Шәйхи Маннурның үткен телле, турысын ярып салган өчен "лизве" дигән кушаматы булуын да бик еш искә алдылар. Аннан соң Шәйхи Маннурның 1957 елда Үзәк комитетка, Никита Хрущев исеменә татар милләтенең хокуклары кимегәннән кими баруы хакында язган хатның эчтәлегенә, Шәйхи аганың кыюлыгына сокланулар күп булды.

Тантана барышында язучы Марсель Галидән Шәйхи Маннур турында хатирәләрен, Хрущевка язган хатына карата фикерен дә белештек.

"Без ул чакта яшь идек, аны тулысынча беләм, дип әйтә алмыйм. Шулай да, яшь чакта өлкәннәрне күзәтеп килдек. Шәйхи Маннур ялгызы яши, әдәби мохиттә дә дуслары юк шикелле иде. Баксаң, ул Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Хәмит Ярми белән якын иптәшләр булган. Алар, әлбәттә, милләт, тел язмышы хакында да сөйләшкәндер, шул сөйләшүләрдән чыгып үзәк комитетка да хат язылгандыр дип уйлыйм. Әмирхан Еники дә 1965 елда Брежневка хат яза. Ләкин ул "киңәшкә" дип Татарстан өлкә комитеты секретаре Салих Батыев янына керә. Батыев аңа "Син әкиятләрне бик матур язасың, шуларны күбрәк яз", ди. Шулай итеп язылган хат җибәрелмичә кала. Шәйхи ага беркем белән дә киңәш-табыш итеп тормаган. Тәвәккәл кеше иде шул. Шәйхи Маннурның хаты да Хрущев кулына барып кермәгәндер, дип уйларга кирәк, аңа ниндидер киртә куелгандыр. Ләкин ул хатны урысча, үз кулы белән язган, җибәргән бит. Ул бу хатта татар милләтен борчыган бар нәрсәләрне күтәргән. Гаҗәп, ул проблемнар бүген дә көн үзәгендә. 57 ел вакыт узган, шул ук проблемнар кала бирә. Ленинның бит "Бер адым алга, ике адым артка" дигән тезисы бар. Без милләт мәсьәләсендә гел артка гына киткәнбез. Юллар, шәһәрләр матур, барысы да алга киткән. Ләкин тел, мәгариф, милли мәсьәләләр, халыкка кирәкле юнәлешләр алга китмәде", дип сөйләде Марсель Гали.

Бу көнне Шәйхи Маннурның шушы шигъри юллары да еш искә алынды:

Сак булыгыз мәгърур Гулливерлар, Лилипутлар килә шигырьгә!

Шушы шигъри юлларны язучы Марсель Галиев "Мәйдан" журналының Шәйхи Маннурга багышланган санында болайрак дип бәяләп китә:

"Гәүдә озынлыгынамы-кыскалыгынамы карап әйтелгән микән бу? Баксаң, Лермонтов, Пушкиннар, Тукай, Мөдәррис Әгъләмнәр буй белән мактана алмаганнар дип, аның бу фикереннән көлеп йөрүебез хәтердә. Хикмәт бит кешенең буенда түгел, уенда икәнен Шәйхи ага белмәгән димени! Бәлки, ул: "Әдәбиятыбызга үз мәнфәгатен генә кайгырта торган, елгыр, чәберчекләр, кәрлә җанлылар килә башлады!" дип чаң суккан булгандыр. Еллар узган саен бу фикернең хаклыгына ышана барасың".

Мамадышта да Шәйхи Маннурның әлеге шигъри юллары хакында шундыйрак фикерләр яңгырады, әдәбиятның чүпләнә баруына борчылулар белдерелде.

Казанда Шәйхи Маннур кичәсе

2015 елда әлеге әдәби кичә Язучылар йортындагы чараларның башлангычы булды. Тукай йортында моңа охшаш кичәләр өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылганга, Татарстанның Язучылар берлеге узган елдан башлап язучы-шагыйрьләрнең әдәби-музыкаль кичәләрен ешрак оештыра башлады. 16 гыйнварда узган бу чарада Тукай клубында буш урыннар калмады диярлек. Халыкның, бигрәк тә өлкән буынның җанлы сүзгә, җыр, шигырь кичәләренә сусавы, мондый чараларга даими йөрергә әзер булуы сизелде.

Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланган чара аның "Олы Чишмә" шигыренең аудиоязмасын тыңлаудан башланды. Әдәби-музыкаль кичәне халык артисты Луара Шакирҗан алып барды. Язучының шигырьләрен, проза әсәрләрен сәхнәдән Казан театр училищесы шәкертләре Эльвира Фаттахова, Идел Кыямов, нәфис сүз осталары Инсаф Абдулла, Фәнис Кәлимуллин яңгыратты.

Шәйхи Маннур сүзләренә язылган "Шахта" көен "Татар моңы" бәйгесе лауреаты Сөмбел Заһидуллина башкарды. Шагыйрьнең башка җырларын Энҗе Шәймурзина, Гөлнара Мурзиева, Айдар Нургаянов җырлады.

Әдәби кичәдә Татарстанның язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белдергәнчә, Шәйхи Маннурның исемен мәңгеләштерү максатыннан 1982 елда әдәби премия булдырылган. Бу премиягә йөздән артык язучы, иҗат төркемнәре, авыл хезмәтчәннәре лаек булган. Ул исемлектә булган халык язучылары Марсель Галиев һәм Вакыйф Нуруллин юбиляр белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Чараның сценарий авторы, шагыйрь Рәмис Аймәт иде, кичә барышында Шәйхи Маннурга бәйле архив материаллары күрсәтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG