Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Төмәндә өлкәкүләм татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы узды. Анда җиңүчеләр быел Казанга бармаячак. Оештыручылар Татарстан төбәкара олимпиада уздырып тормаска булган дип аңлата.

Өлкәнең этномәдәни мәктәпләре укучылары Төмәнгә туган тел буенча олимпиаданың өченче турына җыелдылар. Туган телне иң яхшы үзләштерүчеләр мәктәп, район күләмендәге бәйгеләрдә сыналып, иң мәртәбәле өлкә турына килде. Элекке елларда җиңүчеләр төбәкара олимпиадага Казанга юнәлсәләр, быел бу сынаулар булмавын хәбәр иттеләр оештыру комитетында. Олимпиаданың оештыру комитеты сәркатибе Надежда Рагулина быел Татарстанның татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада уздыра алмаячагын белдерде Азатлыкка:

Хәнисә Алишина һәм Надежда Рагулина киңәшләшә

Хәнисә Алишина һәм Надежда Рагулина киңәшләшә

"Быел бер айга сузылган өлкә күләмендәге олимпиаданы татар теле һәм әдәбиятын, француз телен яратып өйрәнүчеләр башлады. Татар теленнән сынауларга 30 укучы килде. Барлыгы 23 фәннән 743 укучы үзенең көчен сынап караячак. Быел һәр фәннән ярышларны шул фән белән бәйле уку йортларында уздырдык. Бүген без Төмән дәүләт университетының филология һәм журналистика институтында. 13 февральдә төзелеш-архитектура академиясенең матур залында олимпиаданың ябылу тантанасы үтәчәк. Чираттагы яңалык – Татарстан республикасында төбәкара тур булмый, дип белдерделәр. Сәбәпләре безгә билгеле түгел. Шуңа да өлкә этабы укучылар өчен иң җаваплысы дип исәпләнәчәк.

Катнашырга теләүчеләр саны елдагыдан ике мәртәбә артса да, без иң тырышларны гына өлкә турына кабул итәргә планлаштырдык. Үткән ел өченче этапта 845 катнашучы белем дәрәҗәсен тикшергән иде. Бу бәйгедә алган мактау кәгазьләре укучыларның уңышлары тупланмасында аеруча әһәмиятле урын алып торачак. Аларга ул Русия күләмендәге олимпиадага барырга юллама булса, илнең төрле төбәкләреннән җыелган сәләтле балалар арасында яуланган җиңү – илнең теләсә кайсы югары уку йортына имтиханнарсыз укырга керергә юл ача.

Олимпиаданың максаты – шәхси фикере, идеяләре булган, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү. Сәләтле балаларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру, фәнни эшчәнлек белән кызыксынуларын арттыру, укытучыларның тәҗрибәсен барлау һәм башкаларны да таныштыру кебек бурычларыбызны тормышка ашырырга тырышабыз, дип сөйләде олимпиаданың оештыру комитеты сәркатибе Надежда Рагулина.

Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында жюри җитәкчесе, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина бәйгенең беренче көнендә Төмән дәүләт университеты, Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты вәкилләре белән очрашулары, күрсәтмә материаллар таратылуы, өлкә татар яшьләр берлеге җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтовның оешма, аның эшләре, планнары белән таныштыруы турында сөйләде. Ел саен өлкә күләмендәге ярышта бер үк мәктәпләр, бер үк укытучылар әзерләгән укучылар катнашуына, ел да уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Төмән районының Муллаш урта мәктәбе укучыларының, тагын да өлкәдәге иң зур татар авылы саналган Ямбай мәктәбеннән, Каскарадан, Тубыл районының Вәчир, Күкрәнде, Аромаш районының Көсәйкүл мәктәпләреннән сәләтле балалар белән эшләмәүләренә борчылуын белдерде.

"Бу аңлашылмаучылыкны өлкә автономиясе утырышында хәбәр итәчәкмен. Аларның бәйгеләргә мондый мөнәсәбәте мәктәпләрнең ябылуына китерәчәк. Мин татар теле бүлегендә эшли башлаганда йөздән артык мәктәп иде, хәзер аларның саны илле тирәсендә генә", диде Хәнисә Алишина.

Быелгы олимпиадада җиңеп чыгучылар: 11 сыйныфтан Юлия Катаргулова (Вагай районы, Казанлы мәктәбе, укытучысы – Асия Зимагулова), 10 сыйныфтан Анжелла Гадиева (Төмән районы, Шыкча мәктәбе, укытучысы – Гүзәлия Муллачанова), 9 сыйныфтан Нурия Сәйдуллина (Вагай районы, Тугыз мәктәбе, укытучысы – Венера Ибукова).

Биремнәрнең рус теле балалары өчен төзелгән татар теле һәм әдәбиятын укыту програмы ярдәмендә әзерләнгәнлеген сөйләделәр укытучылар. Ә өлкә мәктәпләрендә татар мәктәпләренең татар балалары өчен төзелгән дәреслекләрдән укыйлар. Шунда бераз кыенлык тууы, аңлашылмаган биремнәр булуын белдерделәр.

Ә менә укучылар үзара кайсы телдә сөйләшәләр, олимпиадада җиңү сезнең хезмәт хакына тәэсир итәме, бер укучыны әзерләгәндә башкаларга белем бирүнең сыйфатына зыян килмиме кебек сорауларга укытучылар бердәм рәвештә диярлек түбәндәгеләрне сөйләделәр: Олимпиадага әзерләнүне бишенче сыйныфтан ук башларга кирәк. Бу эшне даими алып бармасаң, куандырырлык нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Ә сәләтле балалар белән без түгәрәкләрдә, дәрестән тыш шөгыльләнәбез. Җиңүләр өчен төрле районда төрле елда төрлечә премияләр бирелә. Иң элек балалар мәктәп күләмендә, аннары район буенча көч сынашалар, быел 50 баллны җыючылар өченче турга килделәр. Кайберәүләр районда җиңү өчен генә дә бишәр мең өстәмә акча алган, кайберәүләр өлкә күләмендәге ярыштан призлы урын алып кайткан өчен дә 300-2000 сум өстәмә түләү белән чикләнә. Бу район, мәктәп җитәкчеләренең карары белән бәйле. Монда балаларны алып килүдә үк чагыла ул карашлар – кем өеннән утырып китә, кем азапланып ераклардан берничә шәһәрара транспортта күчеп утырып килә. Әле торак мәсьәләсен дә үзе хәл итәргә тиеш. Күпләр укучыларның үзара себертатар телендә сөйләшүләрен, дәресләрдә дә теманы аңлату өч телдә (әдәби татар, себертатар, урыс телләрендә) барганлыгын әйттеләр. Тик менә саз ягындагы, үзәктән читтәге авылларда да аңлашу теле булып урыс теле кереп баруын ишетү бер дә шатландырмады. Тагын да туган телне генә рәхәтләнеп укытырга хыялланучылар да бар иде. "Шул урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бару күп көчне, вакытны ала", диделәр.

Ләкин мөгаллимәләребез шат, шулай бергә җыелышып, бер сөйләшеп, киңәшеп алу да зур бәйрәм, диделәр. Әзерлекне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә сүз бирделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG