Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Кол Шәрифтә Коръән уку туктамый дәвам итә


Казанның Кол Шәриф мәчетендә Русиядә беренче тапкыр көн-төн Коръән уку дәвам итә. 2 гыйнварда башланган гамәлгә ярты ай вакыт үтеп китте. Коръән-хафизлар бу проектта бик теләп катнашуларын әйтә.

2015 ел башлану белән Татарстанның диния нәзарәте мәгълүмат чаралары аша Русиядә беренче тапкыр махсус изге гамәл башлаулары турында хәбәр итәргә ашыккан иде.

"Республикада беренче тапкыр өзлексез Коръән укырбыз һәм җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кылырбыз. Аллаһы тәгалә изге китапны укуыбызны, догаларыбызны кабуллардан итсә иде", диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу гамәлне башлаганда. Үзе үк беренче Коръән укучы булды.

Русия ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның Азатлыкка әйтүенә караганда, алар бу чарада бик теләк катнашалар.

"Чыннан да тарихи вакыйга. Шәкертләребез күбесе әлеге проектта катнаша. Татар яшьләренә мөрәҗәгать итәм, кем Коръән ятлады, кем аны дөрес укый – бу изге чарада катнаша ала. Әлеге гамәлнең максатлары – балаларның, яшьләрнең, халыкның изге китапка игътибарын җәлеп итү, аны өйрәнү, уку. Тәүлек буе Коръән укып Аллаһы тәгаләдән илебезгә, Татарстанга, Казанга бәракәт, тынычлык, барлык бәла-казалардан саклавын сорыйбыз", ди Ибраһим хәзрәт Сабиров.

Кол Шәрифтә бу гамәл өчен мәчетнең беренче катында махсус урын булдырылган. Коръән-хафизларның Коръән укуларын диния нәзарәте сайтыннан dumrt.ru сәхифәсендә онлайнда да күрергә, тыңларга була.

XS
SM
MD
LG