Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки һава аланында хәрби чаралар бара


Украина иминлек һәм саклану шурасы Донецки һава аланында хөкүмәт хәрбиләренең киңкүләм чараларын башлау турында игълан итте. Шураның матбугат сәркатибе Андрей Лысенко белдерүенчә, кайбер җирләрне хәрбиләр контроленә кайтару максаты белән мондый карарны украин хәрби идарәсе кабул иткән.

Шул ук вакытта Лысенко сеператистлар тарафыннан атышлар дәвам итүгә карамастан һава аланының украин армиясе контролендә калуын әйтте. Соңгы тәүлектә һава аланы тирәсендә барган сугышта өч хәрби һәлак булган, 30лабы яраланган. Бу хакта Украина саклану министрлыгы хәбәр итте.

Донецки халкы сүзләренә караганда, якшәмбе көнне шәһәрдә киңкүләм хәрби чаралар башланган һәм иртәдән бирле атышлар тынмый. Deutsche Welle басмасы күп кенә ядрәләрнең өйләргә эләгүен әйтә. Шәһәрдә кибетләр ябык, җәмәгать транспорты йөрүдән туктаган.

Сепаратистлар атышларда украин хәрбиләрен гаепли. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә. Украина ягы торакларга сепаратистлар ут ача дип белдерә.

XS
SM
MD
LG