Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев Украинаның 2015 елда кырымтатарларга аз акча бүлүенә риза түгел


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Мостафа Җәмилев 2015 елгы Украина бюджетында сөргенгә дучар булган кырымтатарларны Һәм башка милләт вәкилләрен урнаштыру програмына аз акча бүленүгә ризасызлык белдерде.

2015 елгы Украина бюджетында сөргенгә дучар булган кырымтатарларны һәм башка милләт вәкилләрен урнаштыру програмына 790 мең һривня (якынча 50 мең доллар) аерылган. Мондый күләмдә аерылган акча белән Украина Югары Радасы депутаты, президентның кырымтатар мәсьәләләре вәкиле, кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев канәгать булмавын белдерде.

Бу акчаларның ничек, кайда сарыф ителәчәге хәбәр ителми. Кырымда аларны эшләтү мөмкин булмаячагы исә факт. Бу акчалар Херсон өлкәсенә март аеннан соң килеп урнашкан кырымтатарларның ихтыяҗына сарыф ителер дип фараз итәргә мөмкиндер.

Заур Смирнов
Заур Смирнов

Кырымның милләтара һәм сөргенгә дучар ителгән ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов белдерүенчә, 2009-2013 елларда Украина бюджетыннан аерылган 90 миллион һривня (якынча 11,2 миллион доллар) Русия 2014 елда аерган 333 миллион рубльдән ким икән.

Билгеле булганча, сөргенгә дучар булганннарны урнаштыру өчен федераль максатлы програм нигезендә 2020 елга хәтле 10,5 миллиард рубль каралган. Русиядә барган кризис, рубльнең төшүе бу акчаларның аерылуына комачаулаячагын, бу акчага инде ике тапкыр ким эш башкарылачагын да фараз итәргә мөмкин. Заур Смирнов әйтүенчә, сөргенгә дучар булганнарның бистәләрендә бу програм нигезендә инфраструктура, балалар бакчалары, мәктәпләр төзеләчәк икән.

Бу эшләр эшләнерме, акчалар аерылырмы, юкмы – моны хәзер тик фараз итергә генә мөмкин булса, Русиянең ФСБ, полиция вәкилләре, махсус кораллы төркемнәренең инде ничә тапкыр кырымтатар мәктәпләрендә, йортларында, мәчетләрендә нигезсез тикшерүләр, тентүләр үткәргәне бүгенге чынбарлык булып тора. Бу тентүләр нәтиҗәсендә шикле бернәрсә дә табылмаганы, шул сәбәптән булса кирәк, беркемнең дә җәзаланмаганы кырымтатарларның канунсыз эш итмәгәннәрен раслый.

Дистәдән артык кырымтатар яше югалганы һәм табылмаганы, өч бала атасы Решат Аметовны үтергән кешеләр табылмаганы һәм табылмаячагы да шулай ук Кырымдагы чынбарлык. Бу яшь гомерләрне инде бернинди миллиардлар белән дә беркем кайтара алмас. Бу югалулар, кырымтатарларны үтерүләр Кырымга Русия килгәч башланды.

Кырымның милләтара һәм сөргенгә дучар ителгән ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов исә Төркия тышкы эшләр министрлыгының кырымтатарларның хокуклары бозылуы хакында мәгълүматы дөрес түгел, кырымтатар теле Конституция нигезендә дәүләт теле булды, Владимир Путин Кырымның репрессияләнгән халыкларының реабилитациясе хакында фәрман имзалады, моны 23 елда Украина эшләмәде диде. Смирнов вазгыятьне өйрәнү өчен Төркия вәкилләрен Кырымга чакырды.

Кеше хокукларын яклаучы оешмалар исә Русия Кырымга килгәч кырымтатарларга карата басым ясала дип хәбәр итеп тора, Украина тышкы эшләр министрлыгы исә моннан элек кырымтатарлар белән бәйле килеп чыккан вазгыятьне икенче депортация дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG