Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов сәяси ачлык игълан иткән


Декабрь азагында Татарстанда кулга алынган һәм ике айга Казанның беренче тикшерү изоляторына ябылган татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашапов бүген иртәнге тугыздан сәяси ачлык игълан иткән. Бу хакта татар милли хәрәкәт вәкиле Ренат Нурали хәбәр итә.

Кашапов ачлыкны Русия һәм Татарстандагы сәяси репрессияләр, ФСБ, прокуратура һәм барлык мәхкәмәләрнең башбаштаклыгы, татарлар һәм Русиядәге башка аз санлы милләтләрнең хокуклары бозылуы һәм Русиянең суверен Украина эшләренә хәрби тыкшынуына протест йөзеннән башлаган.

XS
SM
MD
LG