Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы митинг уза


Грозныйда Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар бастыруга каршы митинг уза. Би-би-си хәбәр итүенчә, анда дистәләрчә мең кеше катнаша. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров урамнарга миллионлап кеше чыгарга мөмкинлеген әйткән иде. Акцияны оештыручылар – республика дин әһелләре вәкилләре һәм алар террорның барлык төренә каршы булуын әйтә.

Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатураларга каршы митинг шимбә көнне Ингушетиядә дә узды. Анда катнашкан 20 меңләп кеше француз басмасында карикатуралар бастырылуын гаепләп чыкты һәм массакүләм мәгълүмат чараларында мондый рәсемнәргә урын булмаска тиешлеген әйтте. Чарада катнашучылар, карикатуралар дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү дип саный.

XS
SM
MD
LG