Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов Казан изоляторында сәяси ачлык игълан итте


"Рәфис Кашапов сәяси ачлык игълан итте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

"Рәфис Кашапов сәяси ачлык игълан итте"

29 декабрь кулга алынган Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов 19 гыйнварда ачлык игълан итте. Бу турыда Рәфиснең тормыш иптәше Нурзия Кашапова белән сөйләштек.

Декабрь ахырында кулга алынып ике айга Казан тикшерү изоляторына ябылган Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов 19 гыйнварда ачлык акциясен башлаган. Шушы хәбәрләрнең ни хакта дөрес булуын белү өчен без Рәфиснең тормыш иптәше Нурзия Кашаповага мөрәҗәгать иттек.

– Нурзия ханым, бүген Казан тикшерү изоляторында утыручы Рәфис Кашаповның ачлык игълан итүе хакында сүзләр чыкты. Бу уңайдан сездә мәгълүмат бармы?

– Әйе, бу дөрес. Бүген иртәнге тугызда ачлык акциясен башлады. Аның таләпләре дә бар. Шушы таләпләре белән ачлык игълан итте.

– Сез күптән түгел генә ирегез янында тикшерү изоляторында булып кайттыгыз. Аның белән сөйләшә алдыгызмы, аның хәлләре ничек?

– Рәфис белән бер сәгать сөйләшергә рөхсәт бирделәр. Ул барчасына сәламнәр җиткерде. Исәнлеге болай ярыйсы гына. Сөйләшү барышында, аның әйтүләре буенча, алып киткәннән бирле бер минутка да кулларыннан богауларын салдырмыйлар. Имзалар куйганда да богаулы килеш куя икән. Кулга алынганнан бирле алты тикшерүче бертуктаусыз сорау алалар, ди. Аңа бит инде кулга алынгач, өч көн узгач, гаеп белдерү буенча мәхкәмә булган. Без ул хакта белми дә калдык. Шул мәхкәмәдә аңа дежур адвокат кына куелган. Югыйсә, Рәфис шушы мәхкәмә алдыннан тикшерүчеләргә әйтеп торган, минем хатынга мәхкәмә буласы хакында шалтыратып әйтегез, ул адвокат табып китерәчәк дигән. Ләкин безгә бернинди әйтүләр дә булмады. Ә мәхкәмә барышында бүлмәгә бары ФСБ кешеләре генә кереп утырган.

Тикшерү изоляторына китергәннән бирле аңа биредә тынгы бирмәгәннәр. Гел сүгенү сүзләре белән сөйләшеп, сугыш чыгара торган, кешене түбәнсетә торган сүзләр әйтеп торганнар. Рәфис ахыр чиктә түзмичә: "Сез бит ФСБ офицерлары, ант кабул иткәнсездер инде, нигә соң "честь мундира позорите?" дигәч кенә бераз тынычланганнар алар. Ул бу күренешләрне психологик басым, кешелек дәрәҗәсен түбәнсетергә омтылу дип саный.

– 18 гыйнварда “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалындагы "7 дней" тапшыруында Рәфис Кашаповка кагылышлы Чечняда Шамил Басаев белән очрашулар турында сүз алып барылды. Шушы тапшырудан сездә нинди фикерләр калды?

– Монда алар күп нәрсәдән фото-видеомонтаж ясаганнар дип уйлыйм. Дөреслекне күрсәтмәделәр, ничек аларга кирәк, шулай итеп күрсәттеләр.

* * * *

Рәфис Кашаповның тикшерү изоляторы башлыгына язган белдерүендә мондый юллар бар:

"Мин, Казан шәһәренең 1нче санлы тикшерү изоляторында тотылучы, Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше буенча гаепләнүче Кашапов Рәфис Рафаил улы 2015 елның 19 гыйнварыннан сәяси ачлык игълан итәм. Ачлык игълан итүнең нигез-сәбәпләре:

  • РФ һәм ТРда кеше хокуклары, ирекләре кысылу;
  • Җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренә, Русия һәм Татарстан ватандашларына карата сәяси репрессияләр баруы;
  • Һәр югарылыкта ФСБ, прокуратура һәм мәхкәмәләрнең башбаштаклыгы;
  • Русия һәм Татарстанда татар, башка милләтләрнең милли һәм дини хокуклары кысылу;
  • Суверен дәүләт булган Украинаның эчке эшләренә хәрби тыкшыну".

Варшауда Кашаповны яклау чарасы

Нәфис Кашапов Варшау чарасында
Нәфис Кашапов Варшау чарасында

Узган якшәмбе Варшау үзәгендә Рәфис Кашаповны яклап урам чарасы узган. Аны оештыручыларның берсе Нәфис Кашапов сүзләренчә, чара өч вакыйгага багышланган: Украина хәрби очучысы Надежда Савченкога теләктәшлек белдерү, Рәфис Кашаповны яклау һәм 13 гыйнвар кичендә Донецки өлкәсе Волноваха авылы янында автобусның утка тотылылуын гаепләүгә. Чараны “Евромайдан-Варшава”, “Открытый диалог” һәм “Музей Майдан” оешмалары уздырган.

Әлеге митингта унлап милләт вәкилләре, аерым алганда украиннар, беларуслар, поляклар, төрекләр һәм башка халык вәкилләре катнашкан.

“Даими рәвештә 50-60 кеше басып торды. Калганнары килеп-китеп йөрүчеләр иде. Алар теләктәшлек белдереп, шулай ук шигарләр тотып торды”, диде Азатлыкка Нәфис Кашапов.

XS
SM
MD
LG