Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

Уфада яшәүче күренекле галим, чит телләр белгече, филология фәннәре докторы, профессор Рәхим Мөрәсовкә 75 яшь тулды. Шушы уңайдан үзе эшләгән Башкортстан дәүләт университетында аны хөрмәтләү кичәсе булып үтте.

Рәхим Мөрәсов Башкортстанның Стәрлебаш районындагы данлыклы татар авылы Әмирдә туып үсә. Башлангыч сыйныфларны туган авылында белем алса, урта мәктәпне Стәрлебаштагы бар тирә-якка киң билгеле татар мәктәбендә тәмамлый. Әмир авылы мәктәбендә чит телләрдән алман теле укытыла. Рәхимнең тумыштан башка телләргә дә маһирлыгы була күрәсең, баштан ук үзенең зирәклеген күрсәтә. Алман теле укытучысы да мактап, дәртләндереп торгач, әлеге телгә кызыксынуы тагын да көчәя. Хәтта Стәрлебаш татар мәктәбендә, унынчы сыйныфта укыганда, мөгаллимә апалары авырып киткәндә, дәресләрне Рәхим үзе дә бирә.

Алман телен мәктәптә үк яхшы үзләштергән егетнең кайда укырга барырга икән дигән икеләнүләре дә булмый. Туп-туры Башкорт дәүләт университетының чит телләр факультетына килеп аны кызыл дипломга тәмамлый. Дүртенче уку елында аны Башкортстан дәүләт медицина институтына латин телен укытырга да чакыралар. Шулай итеп, искәрмә рәвешендә, аңа дипломсыз килеш тә мөгаллимлек рөхсәт ителә.

Рәхим Мөрәсев Башкортстанда чит телләр буенча беренче булып докторлык диссертациясен яклый. “Башкорт дәүләт университетының атказанган профессоры” дигән мактаулы исем ала. Республикада алман телен өйрәнү буенча үз фәнни-лингвистик мәктәбен булдыра ул. Башкортстанның атказанган фән хезмәткәре, Русия Югары мәктәпләренең атказанган фән хезмәткәре исемнәренә лаек ул. Шулай ук Чиләбе дәүләт университетының мактаулы докторы да әле Мөрәсев.

Шәхсән үзе утыздан артык фән кандидаты һәм докторы тәрбияләгән атаклы мөгаллим, 75 яшьлек гомер үренә җитсә дә, һаман тынгысыз хезмәттә, фәнни эзләнүләр юлында. Чит телләрне су кебек эчсә дә, фәндә зур уңышларга сукмакның башы газиз татар телен яхшы үзләштерүдә дип саный Рәхим әфәнде. Юбилее уңаеннан “Азатлык” хәбәрчесенең берничә соравына да җавап бирде Рәхим әфәнде.

– Рәхим әфәнде, күренекле тел белгече буларак, татар теленең киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз?

Рәсим Мөрәсевкә (у) профессор мантиясе тапшырылу вакыты

Рәсим Мөрәсевкә (у) профессор мантиясе тапшырылу вакыты

– Мин, әлбәттә, татар теле буенча белгеч түгел, шуңа күрә бик тирәнгә китеп фикер йөртә алмам. Шулай да кайбер фаразларым белән уртаклаша алам. Шәхсән үзем ана телем татар теле булу белән чиксез горурланам. Күп китаплар һәм матбугат укыйм, гыйльми хезмәтләремдә дә татар чыганакларын файдаланам. Ана телем Русиядәге икенче төп милләтнең теле, дөнья стандартларына җавап бирә торган тел. Әмма, ни аяныч, аңа киң кулланылыш өчен тиешле шартлар тудырылмый. Мәктәпләрдә ана телебезне укытуның нык кыскартылуы, татар мәктәпләренең ябылуы бик тә хафага сала. Димәк киләчәктә тагын да азрак милләт балалары үз ана телендә сөйләшә алачак һәм газиз телебездә мәдәни, рухи кыйммәтләр тудыручылар да сизелерлек кимиячәк. Бу исә телебезгә генә түгел, ә бай тарихлы мәдәниятебезгә дә зур зыян сала. Шуңа күрә телебезне саклап калырга телибез икән, һичьюгы гаиләләребездә балаларга ана телебезне өйрәтергә тырышырга кирәк. Анысын бит беркем дә тыймый, әлегә.

Тагын да бер борчыган хәл бар. Башкортстанда татар телен саклап калу һәм үстерү өчен татарча киңкүләм мәгълүмат чараларының аз булуы да файдага түгел. Дөрес, Уфада берничә татар вакытлы матбугат басмасы бар, әмма аларның тиражы елдан-ел кими. Бу хәлдә безгә татар телевидениесе нык ярдәмгә килер иде. Үз телевидениебез булмаган хәлдә, һичьюгы Башкортстан "Юлдаш" телевидениесендә татарча тапшырулар булдыру кирәк. Ә анда, киресенчә, бердәнбер “Рәйхан” программасын да ябып куйдылар. Ә бит республикада татарлар миллионнан артык. Бу бер дә гаделлек түгел, билгеле. Шулай да, гомум алганда, татар теленең киләчәгенә өметләрне өзмим мин. Без бөтенләй кечкенә халык түгел, иншалла, замана җилләренә каршы торырлык мөмкинлекләребез бар.

– Шундый фикер яшәп килә: үз туган телен яхшы үзләштергән кешегә чит телләрне дә өйрәнү җиңел бирелә дигән. Килешәсезме моның белән?

– Тел белгече буларак, моның белән йөз процентка ук килешә алмыйм. Әлбәттә, мин үзем саф татар авылында туып үстем, Стәрлебаштагы татар мәктәбен тәмамладым. Бәлки чит телләрне җиңел үзләштерүемә (алман, инглиз һәм француз телләрендә дә аралаша алам), татар телемне камил белүем дә ярдәм итәдер. Ләкин бу мәсьәлә фәнни яктан тикшерелмәгән, шуңа күрә дә бар очракта да үз ана телеңне белү башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтәдер дигән фикер икеле. Тик шунысы хак, үзен һәм үз милләтен хөрмәт иткән кеше, һичсүзсез, ана телен яхшы белергә тиеш, бу мәдәнилек, зыялылык билгесе.

– Сез белем биргән шәкертләр алман телен камил үзләштереп чыга. Тик аларның күбесе мәктәпләргә бармый. Бер әңгәмәгездә Сез аларның йә чит илләргә чыгып китүләре, йә булмаса үзебездәге чит илләр ширкәтләрендә хезмәт салулары турында уфтанып әйткән идегез.

– Әйе, андый күренеш бар. Ләкин мин үз шәкертләремне гаепли алмыйм, андый хакым юк. Ни өчен дигәндә, мәктәпкә барган яшь укытучыларга җан асрарлык кына бирелүче хезмәт хакына кем кызыксын инде. Заманасы да авыр, бар җирдә кыйммәтчелек, шул шартларда, яшьләр, әлбәттә инде, яхшырак урынга урнашырга тели. Чит телләрне белгән яшьләр хәзер кайда да кирәк, аларга ихтыяҗ зур. Мисал өчен, минем элекке биш студентым Мюнхен шәһәрендә яши һәм бик танылган ширкәтләрдә, оешмаларда уңышлы эшли.

– Сез әле дә егетләр кебек теремек. Моның серен ачсагыз иде?

– Рәхмәт җылы сүзегезгә. Аның әллә ни сере дә юк. Беренчедән, бу генетикага, нәселебезнең ныклыгына бәйледер. Минем әни дә, бабам да йөз яшькә җитә язган иде. Әтием дә, сугышта яралар алып, әсирлек михнәтләрен чигеп тә исән кайтты һәм 84 яшенә җиткән иде. Аннан һәркем үз саулыгын үзе кайгыртырга тиеш. Мин атнасына өч тапкыр бассейнга барып йөзеп кайтам, физик күнегүләр ясыйм, күп очракта җәяү йөрим. Менә шулар миңа да яшь булып калырга ярдәм итәдер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG