Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала үлеме хәбәреннән соң Гюмрига өстәмә хәрбиләр китерелде


Һәлак булган гаиләне күмгән көнне Гюмридагы Русия консуллыгы каршында ачулы халык белән полиция арасында бәрелешләр булды
Һәлак булган гаиләне күмгән көнне Гюмридагы Русия консуллыгы каршында ачулы халык белән полиция арасында бәрелешләр булды

Гюмрида булган фаҗигада каты яраланып исән калган алты айлык баланың гомерен саклап калып булмаган. Шәһәргә тәртип саклар өчен өстәмә гаскәр китерелде.

Әрмәнстан сәламәтлек саклау министрлыгы алты айлык Сережа Аванесян Ереван хастаханәсендә вафат булды дип белдерде. Баланың әби-бабасын, әти-әнисен, ике яшьлек апасын һәм тагын бер туганын атып үтерүдә Русия хәрби базасыннан качкан Валерий Пермяков гаепләнә.

Узган атнада әлеге җинаятьтән соң Пермяков кулга алынды һәм кире Русия хәрби көчләренең Әрмәнстандагы базасына тапшырылды. Хәрби бу гаиләне үтерүен таныды. База җитәкчелеге җинаятьчегә җәза каты булачак дип ышандырса да Русия хәрбиен хөкем итүне әрмән хокук саклаучыларына тапшыруны таләп иткән урам җыеннары уза.

Русия конституциясенә караганда чит илдә җинаять кылган Русия ватандашлары ул илләргә тапшырыла алмый. Бүген баланың үлеменнән соң халыкның ачуы артып урам җыеннары вакытында тәртипсезлекләрдән саклану өчен Гюмри шәһәренә өстәмә эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре китерелде.

Кичә Русия һәм Әрмәнстан президентлары Владимир Путин һәм Серж Саркисян телефонда сөйләште. Путин Аватесяннар гаиләсе һәм "бөтен әрмән халкының" кайгысын уртаклашып яраланган баланы дәваларга Мәскәүгә алып китәр өчен очкыч җибәрергә тәкъдим иткән булган.

Гюмридагы фаҗига һәм кануни мәсьәләләр турында 20 гыйнвар Әрмәнстан парламентында сөйләшәчәкләр.

Бүген Гюмрига җинаятьне тикшерү өчен Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин килергә тиеш иде.

Әрмәнстан тикшерү комитеты һәлак булган гаиләнең туганнары һәм күршеләре, шулай ук җинаять кылган Пермяков белән бергә хезмәт итүчеләр, барлыгы дистәләгән кешедән сорау алынды, ДНК тестлары алынды дип хәбәр итте. Гюмри шәһәр башлыгы Самвель Баласанян Русия чик буе гаскәрләренең Әрмәнстандагы башлыгы вазифаларын үтәүче Сергей Мерзликин, Пермяков хезмәт иткән 102 санлы хәрби база җитәкчесе, Әрмәнстанның Ширак вилаяте полициясе башлыгы Ашот Григорян белән очрашты. Барысы да Русия хәрби җитәкчелеге базада тәртип урнаштырырга тиеш дип саный.

Әрмәнстанның төньягындагы Гюмри шәһәрендә урнашкан Русия хәрби базасы БДБның һава һөҗүмнәреннән саклану системына керә. Базада С-300 ракета комплекслары, МиГ-29 очкычлары бар. Анда 4500ләп хәрби хезмәт итә. Әрмәнстанда база тоту турында 1995 елда имзаланган килешүне 2010 елда тарафлар 2044 елга кадәр озайтты.

Гюмридагы хәлләр әле генә Русия җитәкчелегендәге Евразия икътисади берлегенә кергән Әрмәнстан өчен зур сынау. Ил җитәкчеләре арасында базаны һәм Русия гаскәрләрен Әрмәнстаннан чыгару турында карар кабул ителүенә беркем ышанмый, әмма җирле халык арасында ачу зур.

XS
SM
MD
LG