Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атаклы чукындыручы Ильминскийны изгеләштермәкчеләр


Павел атакай халыкны Ильминский турында материаллар тупларга чакыра
Павел атакай халыкны Ильминский турында материаллар тупларга чакыра

Татарларны чукындыручы Николай Ильминскийны изгеләр исемлегенә кертмәкчеләр. Казандагы керәшен мәхәлләсе материаллар җыя.

Казан епархиясе митрополиты Анастасий танылган миссионер, Идел һәм Урал буендагы урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыруга зур өлеш керткән Николай Ильминскийне җирле изгеләр исемлегенә кертү өчен тиешле материаллар тупларга кушкан. Николай Ильминский аеруча да хәзерге керәшеннәрне исламнан христианлыкка иңдерүгә зур өлеш керткән, шул сәбәпле, материаллар җыю эше белән нигездә Казанның керәшен мәхәлләсе шөгыльләнә.

Керәшен дини миссиясе җитәкчесе Дмитрий Сизов сүзләренчә, дин тотучы керәшеннәр аны инде исән чакта ук изгеләр рәтенә керткән, ә хәзер бу теләк арткан гына.

Чыннан да Раштуа бәйрәме вакытында Тихвин чиркәвендә Павел атакай халыкны 7 гыйнвар кичендә Ильминский рухына багышлап мөрәсим укуларын үткәрергә чакырган иде. Аның әйтүенә караганда, патриарх Кирилл Ильминскийны изгеләр рәтенә кертү өчен материал тупларга боерык биргән.

Николай Ильминский (1822-1891)
Николай Ильминский (1822-1891)

Әйтергә кирәк, Татарстанда миссионерлык эшенә хәзер игътибар арта. Моннан бер ай элек Казан епархиясендә миссионерлар коллегиясе эшли башлаган иде.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин Ильминский татар халкын бетерүнең өч юлын тәкъдим иткәнен әйтә.

“Беренчесе: "Татарны кылыч белән җиңеп булмый, аны хәрәм белән җиңәргә кирәк", дигән. Безнең беренче бәлабез – хәрәм. Татар авыллары гомер буе дуңгыз, ә урыс авыллары сарык асрады. Шуңа хәрәмнан котылырга кирәк.

Икенчесе: "Татарның мәгариф системын юк итегез", дигән. Хәзер Иске татар бистәсендә булганыгыз бармы? Анда ике яһүд мәктәбе бар, ә бер генә татар мәктәбе дә юк, һәм моңа президент та, премьер да, башкасы да оялмый. Халык та дәшми.

Татарның китабын карагыз – алар подвалларда урнашкан. Татар ханнарының сөякләрен карагыз – фәннәр академииясендәме, музейдамы, тартмаларда яталар. Бүгенге көнгә кадәр сөякләр дә күмелмәгән бит. Менә икенче проблем – гыйлем. Авылларда татар мәктәпләрен бетерәләр, мәгариф системын юк итәләр. Татарча укыту ул әле мәгариф системы түгел. Татар мәктәбендә беренче әхлакый тәрбия, ә аннары белем бирелә, ә урыс мәктәбендә белем бирелә, ә тәрбия бирелми. Аермасы шунда. Менә бу әйбер югала бара.

Өченчесе: "Ислам диненең фәлсәфәсен алып ташлагыз һәм йолага әйләндереп калдырыгыз. Татарлар ислам диненең фәлсәфәсе белән көчле дигән”, диде ул.

XS
SM
MD
LG