Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Мигрантларның кимүе Казанга да тәэсир итә


Мигрантларның кимүе Татарстанның төзелеш, транспорт, туклану, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә тәэсир итәргә мөмкин.

Рубльнең кыйммәте төшүе аркасында Русиядән бик күп хезмәт мигранталарының китүе турында хәбәрләр таралды. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, соңгы арада Татарстаннан өч меңләп чит ил кешесе киткән. Бу Казанга ничек тәэсир итте? Шуны белер өчен мигрантлар эшләгән кайбер тармакларга күз салдык.

Апалы-сеңелле такым

Таҗик кызы Зарина Ходаҗанова Казанда инде ике ел троллейбус йөртүче булып эшли. Тумышы белән ул Таҗикстанның элекке Худжанд каласыннан (элекке Ленинобад). Казанга аны Татарстанда яшәүче апасы чакырып китерткән, ул үзе Таҗикстанда да, Казанда да бик озак еллар троллейбус йөртүче булып эшләгән.

Казанның "Метроэлектротранс" оешмасы бу "мөгезле" машинаны йөртергә алты ай буе укыткан да, яшәп торырга тулак торак та биргән, урыс теленә дә өйрәткән. Шулай итеп Зарина артыннан, күп кенә туганнары да Казанга күченеп килгән. Хәзер әнисенең бертуган апасы ул эшләгән троллейбуста билет тикшерүче булып эшли. Икесе бергә ныклы такым булып йөриләр. Бу таҗик мигрантлары рәсми кәгазьләрне ясатып, озак вакыт яшәү рөхсәтен алуга ирешкән.

Аларның әйтүенә караганда, алар эшләгән троллейбус депосында йөртүчеләр һәм кондукторларның яртысын диярлек таҗик мигрантлары тәшкил итә. Шундый ук такымнарны Казанның мәшһүр кызыл автобусларында да еш кына очратып була.

Таҗикстанда рубль кыйммәтрәк

Рубльнең долларга карата арзанаюы хезмәт мигрантларның болай да күп булмаган эш хакынның кыйммәтен тагын да киметте. Таҗик акчасы сомонига әйләндергәндә гадәти җибәрә торган сумма бер ярым тапкырга азая, дип зарланды таҗик мигрантлары. Әмма, барыбер, үз илебездә эш юк, монда, аз булса да, даими акча алып торабыз диләр алар.

Азатлык хәбәрчесе икенче бер таҗик мигранты белән сөйләште. Ул да троллейбус йөртүче булып эшли. Ул исемен әйтергә теләмәде, шулай да 4-5 якташының китүен раслады. Әмма рубльнең төшүе аркасында түгел, ә эш өчен рөхсәт кәгазьләре булмау сәбәпле, диде ул. Минеке дә ике айдан бетә, китәргә туры киләчәк ахрысы, дип уфтанды таҗик мигранты.

Аны Таҗикстанда хатыны һәм дүрт баласы көтә икән. Аларга акча җибәрер өчен ул көненә уникешәр сәгать эшләвен әйтте. "Без эшләгән депода йөртүчеләргә дә, кондукторларга да ихтыяҗ бик зур, кеше җитми" диде ул.

"Метроэлектранс" оешмасында бу хакта рәсми мәгълүмат бирергә теләмәделәр. Әмма оешманың интернет сәхифәсендә, йөртүчеләр, билет тикшерүчеләр, машиналарны төзәтүчеләр, җыештыручылар өчен шактый эш урыннары булуы турында белдерүләр эленгән.

Җыештыру хезмәте мигрантсыз булмый

Казанның бер сәүдә үзәгендә җыештыру хезмәте вәкилләре арасында шулай ук таҗик мигрантлары күренгәли. Алар ашханәләрдә саваыт-саба, кашыклар, чүп җыеп йөри, идән юа, ишек алларында, түбәләрдә кар көри.

Алар камерасыз гына сөйләшкәндә акчаның чыннан да азаюын әйтте, әмма, барыбер, рөхсәт ителгән 90 көнгә эшләргә килүен әйтте. Таҗик мигрантлары өйләренә акчаны рубльләр белән җибәрсә, үзбәк мигрантлары күбесенчә долларга әйләндерә, шуңа да аларга бик кыенга туры килә, диде алар.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, 2014 елда беренче урында Татарстанда Үзбәкстан ватандашлары булган (2 694 эш рөхсәте), икенче урында Таҗикстаннан килүчеләр тора (634 эш рөхсәте). Аннан соң Украина, Кыргызстан, Әрмәнстан.

Рәсми чыганак белдерүенчә, 2014 елда республикада эш рөхсәтләре төзелештә эшләүче 9348 кешегә бирелгән, 730 кеше транспорт өлкәсендә рәсми төстә эшләгән, җәмәгать туклану урыннарында 530 кеше, торак-коммунал хезмәтләрдә 324 мигрант хезмәт куйган.

Казан гыйнвар аендагы көчле бураннардан соң карга баткач, мигрантларның китүе белән бәйләгәннәр иде. Аларның саны бу тармакта бик аз булса да, һәрбер урам себерүче үз тирәсендә генә түгел, бик күп норманы үз өстенә алып, берничә урамны җыя. Шуңа берсенең китүе дә сизелергә мөмкин.

Рәсмиләр мигрантлар китүен кризис белән бәйләми

Миграция хезмәте тараткан рәсми аңлатмага караганда, 2015 ел башында Татарстанда 26446 чит ил кешесе исәптә тора. 2014 ел башында 29219 кеше булган.

Оешманың матбугат хезмәте тараткан хисапта былтыргы белән быелгы саннар арасындагы аерыманы кышын эш кимү, бу тармактагы кануннарның кырыслануы белән бәйләп була дигән аңлатма китерелә.

Монда сүз рәсми теркәлү узган, эш рөхсәте алган мигрантлар турында гына бара. Татарстанда барлыгы ничә мең кеше булганын, ничәсе китүен рәсми оешмалар хәтта чама белән дә әйтә алмый.

Кануннар чыннан да кырысланды, гыйнвар аеннан урыс теленнән мәҗбүри имтихан бирү таләбе кертелде. Эш рөхсәте урынына патент бирелә. Шулай ук чит ил ватандашларына, шул исәптән визасыз илләргә дә, Русиягә чит ил паспорты белән генә керү рөхсәт ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG