Accessibility links

Президент Обама еллык юллама белән Конгресска мөрәҗәгать итте


Барак Обама сишәмбе кичен Конгрессның ике пулатына да мөрәҗәгать итеп : “Америка алдында торган кризис шәүләсе узды”, диде. Бу аның президентлыгы дәверендә илдәге хәл турындагы алтынчы чыгышы.

Президент алты ел дәвердә икътисади өлкәдәге үсешне, шул исәптән мәшгульлекнең артуы, нефть табышының үсеше, Гыйрак һәм Әфганстаннан американ хәрбиләре чыгарылуын истә тотты. Әмма президент сүзләренчә “әле бөтен американнар да авырлыклар чорын узмады, ләкин безнең тарихта инде мөһим борылыш булды”, диде ул.

Обама югары керемле американнарга салымнарны арттыру белән урта һәм азкеремле катламга ярдәм итүче дәүләт програмнарын, шул исәптән югары белем алу өлкәсен дә финансларга җыенуын әйтте. Аның президентлыгы узганчы ике пулат та республиканнар кулында булачак.

Республиканнар президентның сүзләренә җавап буларак икътисади хәл алай ук шатланырлык түгел дип саный. Алар керемнәр үсеше бер урында тора, салым түләү тәртибе искергән дигән фикердә һәм президентны шәхси өлкәдәге мәшгульлеккә игътибар юнәтергә чакыра.

Конгресс юлламасының тышкы сәясәткә кагышлышлы бүлегендә Обама Украинадагы хәлләрне Ак Йортның уңышлы дипломатик тырышлыгы буларак бәяләде.”Без зур ил кечкенә илне буйсындырырга тиеш түгел дигән принципта торабыз. Без Украинада демократия төзелешенә яклау белдереп Русия агрессиясенә каршы торабыз һәм НАТО беректәшләре гарантиясен ныгытабыз... Бүген безнең күрүебезчә, Америка һәм аның беректәшләре бердәм һәм аларның гамәлләре көчле, шул ук вакытта Русия үзе генә калды һәм аның икътисады тар-мар ителгән”, диде ул.

Обама үзенең Куба инициативасында да тукталды. Ул икътисади чикләүләр аркылы ярты гасыр буе демократик үзгәрешләргә ирешү нәтиҗәсез булу сәбәпле, Һаванна белән әкренләп мөнәсәбәтләрне җайлауга юнәлдерелгән башка юлдан барып карарга вакыт җитүен әйтте.

XS
SM
MD
LG