Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

Ринат Әхмәтовның «Крымэнерго»сы дәүләтләтләштерелгән


Ринат Әхмәтов

Ринат Әхмәтов

Кырым дәүләт шурасы бизнесмен Ринат Әхмәтов холдингына кергән “Крымэнерго” ширкәтен дәүләтләштерүне хуплаган. Шулай ук депутатлар төбәкнең банкара валюта биржасын да дәүләтләштерү турында карар кабул иткән.

“Энергетика өлкәсе дәүләт тарафыннан контрольдә тотылырга тиеш дип саныйбыз. Дәүләт милке буларак әлеге ширкәт Кырымга күбрәк файда китерәчәк”, диде утырышта республика башлыгы Сергей Аксенов.

Гыйнвар уртасында The New York Times соңгы ун айда Кырымда милек хуҗалары 1 миллиард доллардан артык милектән колак кагуын санап чыгарды. Бу күчемсез милек, төрле банк, кунакханә, ферма, бензин салу станцияләре, “Крымхлеб”, Ялта киностудиясе һәм башкалар. Милек хуҗалары бу тартып алу Русия конституциясенә каршы килүен һәм мондый дәрәҗәдә хәлнең Кырымда 1917 елгы инкыйлабтан соң беренче тапкыр күзәтелүен әйтә.

XS
SM
MD
LG