Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Украина чигенә Русия гаскәрләре туплануына Мәскәүдән аңлатма сорый


Украина уртак чиктә дистәләрчә мең гаскәр китерү максатларын таләп итеп Русиягә мөрәҗәгать итте. Бу хакта Украина тышкы эшләр министрлыгы матбугат сәркатибе белдерүендә әйтелә. Министрлыкта ассызыклауларынча, Русия-Украина чигенә әзерлектә торган 50 меңнән артык Русия хәрбие китерелгән. Украина тышкы эшләр министрлыгы шулай ук илгә якын гына хәрби техниканың җәелдерелүен әйтә.

Әлеге гамәлләр Украинада борчу тудыра һәм Русиянең халыкара бурычларына, шул исәптән Мински килешүләренә каршы килә.

Украина президенты Петр Порошенко Bloomberg Europe TV эфирына илгә тагын ике мең Русия хәрбие килүен әйтте. Шулай ук Порошенко Русиядән Украинага өстәмә хәрби техника, шул исәптән 20 танк кертелүен белдерде. Президент мәгълүматларына караганда, Украинада инде сигез мең Русия хәрбие бар.

XS
SM
MD
LG