Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

Равил Гайнетдин: "Франциядәге хәлләргә гаугасыз җавап бирәчәкбез"


Равил хәзрәт Гайнетдин

Равил хәзрәт Гайнетдин

Дөньяда ислам диненә кагылышлы соңгы вакыйгалар (Charlie Hebdo журналына һөҗүм) сурәтендә Азатлык хәбәрчесе Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннән бу хакта фикерләрен белеште.

– Равил хәзрәт, исламның тарихи ядкарьләренә күз салсак, ислам динендә борынгы заманнарда Мөхәммәт пәйгамбәрнең рәсемнәрен ясаганнар дип әйтергә була. Димәк, ул вакытта рөхсәт ителгән. Аның Буракка атланып миграҗ кылган сурәтен дә күргәнем бар. Дөрес, анда пәйгамбәрнең бите каплаулы. Европа илләрендә пәйгамбәргә карата ясалган рәсемнәр хакында ни әйтер идегез?

– Безнең сөнни мәзхәбендә булган мөселманнарның традициясендә пәйгамбәрнең рәсемен ясау юк. Шигыйларда ул бар. Алар пәйгамбәрнең кияве хәзрәти Алине дә ясыйлар. Пәйгамбәрнең оныклары Хәсән Хөсәен хәзрәтләренең рәсемнәрен дә ясыйлар. Ләкин шигый мәзхәбе традициясендә пәйгамбәрнең рәсемен ясаганда аның йөзен ясамаганнар. Бары тик гәүдәсен-башын ясаганнар, ләкин күз-каш һәм йөздәге башка әгъзаларын ясамаганнар. Ясаган тәкъдирдә дә аның йөзен пәрдә белән каплап ясаганнар. Йөз урыны гына билгеләнгән һәм башында чалмасы да бар.

Бүгенге көндәге карикатураны ясау һәм әйтеп үтелгән рәсемнәр - болар бит икесе ике фәлсәфә. Әгәрдә аны Буракка атлатып, миграҗын ясасалар, Мәккәдән Иерусалимга очканын күрсәтсәләр, аны гүзәл итеп, матур итеп эшләсәләр, бу – пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт сәясәте булыр иде. Хәзерге карикатураны алган вакытта – ул бит пәйгамбәребезне кимсетеп ясалган рәсем, ул бит мыскыллау, бит ул пәйгамбәребезне кимсеткән, мөселманнарның күңелләренә килеп бәрелсен мөселманнар чыдый алмыйча башка халыкларга дошманлык эшләсен дип уйланып эшләнелгән провакация. Әгәр сез ул карикатураларны күрсәгез, бик каты нәфрәтләнер идегез. Ул рәсем мөселманнар кабул итәрлек түгел. Ул искиткеч вәхши һәм вәхши төстә ясалган рәсем. Бу мөселманнарның нәфрәттән күзләренә яшьләр чыгара торган рәсем. Бу кешеләр бик гөнаһлы, бик хаталы кешеләр.

Мөселманнар беркайчан да христиан, яһүд дине изгеләрен, әүлияләрен мәсхәрә кылып карикатуралар ясамадылар һәм ясамаячаклар да. Чөнки ислам дине ул халыкны өйрәтә, бөтен мөселманнарны өйрәтә. Коръәни кәримдә әйткән: без Аллаһының җир өстенә җибәргән барлык пәйгамбәрләрен берсен дә аермыйбыз, барысын да кабул итәбез, чөнки алар Аллаһның илчеләре диелгән. Шуңа күрә мөселманнар беркайчан да пәйгамбәрләрне мыскылламады. Без халыклар, илләр арасында мәхәббәт, ихтирам булсын дип телибез. Искиткеч изге кешебез булган пәйгамбәребезне шул хәтле түбәнсетеп карикатура чыгарганнар икән, ул провакацияне ясаучылар үсеп килүче, күтәрелеп, күбәеп килүче мөселманнар тарафыннан нәрсә көтәләр икән? Нинди хезмәттәшлек, нинди хөрмәт турында сөйләшергә була бу хәлләрдән соң? Башка диннәргә карата мөселманнар ничек карарга тиеш була? Менә күпме сорау туа. Шул ук вакытта ул сораулар үзләре үк җавап булып тора.

– Дөньяда демократия тәгълиматы дип танылган сүз иреге, дин иреге кебек төшенчәләр исламда бармы? Алар бер-берсенә тәңгәләр киләләрме? Нинди аерма бар дип әйтер идегез?

– Без демократик кыйммәтләрне яклыйбыз. Кешелек дөньясы өч диннән генә тормый бит. Без шуны аңларга тиешбез. Әгәр дә сүз иреге бирелгән икән – нәрсә эшләсәң дә, нәрсә әйтсәң дә ярый дигән сүз түгел бит ул. Ул сүзеңнең кая барып җитәчәген аңламасаң, сүз төбенең нәрсә китереп чыгарачагын белмәсәң, бу искиткеч зур трагедиягә китерәчәген аңларга тиешле. Безнең үзебезнең татар телендә дә шундый тәгълимат бар – “сүз дәвалый, сүз үтерә”, “тән ярасы китә, сүз ярасы” китми диләр. Сүз белән дөньяда яшәгән ике миллиардка якынайган мөселман өммәтен үтертергә, сүз белән, шул вәхши карикатуралар белән мөселманнарны рухи яктан үтерергә теләгән эшне шундый сәясәт дип аңларга кала.

Сүз иреге турында Рим папасы Франциск әйткән фикер ошады миңа. "Сүз ирегенең дә чиге булырга тиешле. Сүз иреге чыгырыннан чыкмаска тиеш. Демократия дип кенә сүзнең кая китергәнен аңламыйча эшләргә ярамый, сүз ирегенең дә чиге бар", диде Рим папасы. Кешене рухи яктан үтерә торган сүз иреге була икән, аны авызлыклар өчен дә йөгән кирәк. Мин аны шулай дип саныйм.

– Бу вакыйгаларга карата сез Чечняда, Грозныйда уздырылган чараларда да катнаштыгыз, чыгыш ясадыгыз. Мондый чараны Татарстанда да үткәрергә мөмкин булыр идеме икән, Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйров кебек моңа рөхсәт бирер идеме икән?

– Әлбәттә, үткәрергә була Казанда. Президент та каршы килмәс иде дип уйлыйм. Тик Татарстан ул Чечня кебек 100 процент мөселман яши торган республика түгел. Анда яртысы гына мөселман, калганы башка халык. Татарстанда Чечнядагы кебек миллионнан артык халык тупланган митингны үткәреп булмый. Һәм үткәрергә кирәк тә түгел. Мәскәүдә ике кеше 100 мең кешелек митинг үткәрик дип тәкъдим керткән булганнар, бу хакта гариза да биргәннәр дип ишеттем. Ләкин алар безгә мөрәҗәгать итмәделәр. Шуны аңларга кирәк, мондый митингны уздырыр өчен аерым кешеләрнең мөмкинлеге юк. Алар аны булдыра алмый. Без менә гариза бирдек – үткәрәбез, дип кенә булмый. Зур оештыру эшләре алып барырга кирәк. Анда ашыгыч ярдәм дә, полиция дә, урам бәдрәфләре белән дә тәэмин итәргә тиешле. Кайнар чәй, ризыкны оештырырга кирәк булачак. Тәртип саклау. Моңа миллионнарча акча кирәк. Без аны эшли алган булыр идек. Ләкин аны Мәскәүдә уздыру кирәк түгел дип саныйм.

Карикатураларны бастырган илләрнең илчелеге алдында нәрсәдер кычкырып, таш белән тәрәзә ватып, флагларын яндырдың ди. Шуның белән нәрсә була? Халыкка аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Мәскәүдә бит бик күп төрле халык, төрле диннәргә караган кешеләр яши. Пәйгамбәребез нинди шәхес иде, башка пәйгамбәрләр кем? Аларның җирдәге вазифасы ни иде? Алар нәрсәгә чакырдылар, нәрсә эшләделәр? Нәрсәгә өйрәттеләр? Алар кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәттеләр, кеше гомерен сакларга өйрәттеләр – менә шул турыда сөйләргә кирәк. Барысы да шуны аңлата белергә кирәк. Иң соңгысы – безнең пәйгамбәр бөтен кешелек дөньясында танылды. Ул исемлектә беренче сан белән тора. Аның тәгълиматы кыямәт көненә кадәр актуаль булып калачак. Моны мәгърифәтле, мәдәниятле оешкан төстә күрсәтә белергә кирәк.

– 25 гыйнварда Крокус Сити Холл дигән зур концерт залында "Мәүлид Ән-Нәби" дип аталган чара көтелә. Бу вакыйгаларга бәйле ул чарада сүз булачакмы?

– Мәүлид бәйрәмендә бу турыда сүз булачак. 7 гыйнвардан шундый гауга кузгалып, Мәүлид бик актуаль югарылыкка күтәрелде. 25 гыйнварда без анда карикатура мәсьәләсен күтәрәчәкбез. Русия мөселманнарына, халыкка ничек пәйгамбәребезне яратуыбыз турында халыкка җиткерәчәкбез. Без мәдәният ягынан, мәгърифәт ягыннан бернинди фетнә-гауга чыгармый, канунсыз нәрсә ясамыйча, менә сезгә безнең җавап дип әйтәчәкбез. Мин Чечнядагы митингта да ул сүзне миллионлаган халыкка җиткердем.

Бу карикатураларның икенче ягы да бар. Әгәр сез интернеттагы социаль челтәрләргә кереп карасагыз, анда төркем-төркем яшь кызлар-егетләр, европалылар мәчетләргә килеп, иман кәлимәсен укып, шәһадәт бирәләр, ислам кабул итәләр. Ислам, пәйгамбәр турында китаплар эзлиләр. Европа илләрендә пәйгамбәрне белергә телиләр. Меңнәрчә халык исламга килә. Интернетта бу темага багышланган язмалар бик күп.

Исламны туктату мөмкин түгел. Ислам үсә. Мин Мәскәү мәчетендә имам-хатыйб булганда, егерме ел элек, Корбан гаете вәгазен сөйләгәндә әйтә идем: ”Бер миллиард мөселман халыкның ике миллионга якын хаҗие бүген хаҗ сәфәрен тәмамлады”, дип. Елдан-ел мөселманнар саны арта килде, хәзер инде без ике миллиардка якын булган мөселманнарның өч миллионнан артык хаҗие хаҗ кыла дибез. Егерме ел эчендә мөселманнара бермә-бер арткан булып чыга. Моңа дәлил дә бар. Әгәр дә 20 ел элек Төркиядә 40 миллион халык булса, хәзер анда 80 миллион халык яши. Иранда 50 миллион булса, хәзер 85 миллион. Аллаһы куәт һәм көч иясе – безнең ислам динен кыямәт көненә кадәр сакларга вәгъдә иткән икән – ул аны саклаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG