Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Донецки татарлары калырга да, китәргә дә курка


22 гыйнвар Донецкида бер троллейбус утка тотылып дистәдән артык кеше һәлак булды

22 гыйнвар Донецкида бер троллейбус утка тотылып дистәдән артык кеше һәлак булды

Махеевкада яшәүче Нурия Ситдыйкова көн дә үлем белән яшәү арасында булуларын әйтә. Татарстанга киткән олы улы кире әйләнеп кайткан.

Донецкиның Махеевка татар мәдәни үзәге җитәкчесе Нурия Ситдыйкова моннан ярты ел элек хәрби низаг кискенләшкәч, төбәктән китәргә теләк белдерүен әйткән иде, әмма алар әле дә анда көн күрергә мәҗбүр. Бу гына да түгел, Казанга киткән олы улы да фатир кыйммәт һәм эшләгән акчасы җитмәү сәбәпле кире әти-әнисе янына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.

“Без монда йә үләчәкбез, йә инде ничек тә булса китәргә кирәк. Монда хәл начарланганнан-начарлана. Кече улым – 18 яшьлек Рамазан укыган сәүдә университетның бер ягына ядрә эләгеп ишелде. Ул бер имтиханын тапшырды да, инде башкаларын бирә алмый, чөнки Донецкига барып җитеп булмый. Һичъюгы аны Татарстанга кайтарасы иде.

Өлкән улым Казанга китеп ресторанга пешекче булып урнашкан иде һәм эше дә бик яхшы иде, әмма фатир яллау кыйммәт булуы сәбәпле кире кайтты. Башта ул туганнарда торды, әмма анда да озак торып булмый. Ә Казанда фатирлар кимендә ун мең сум тора һәм шуңа өстәп тагын коммуналь-хуҗалыклар өчен дә түләргә кирәк, ди. Мин өченче төркем инвалид, белмим, анда китсәм пенсия түләрләрме-юкмы? Нишләргә дә белмибез. Яшьләр күбесе инде китә. Бер туганыбызның баласы Грузиягә, икенчесе Чаллыга китте”, ди 52 яшьлек Нурия ханым.

Нурия ханым ике улы белән

Нурия ханым ике улы белән

Аның әйтүенчә, инде элек җыйган акчалар да бетеп килә икән.

“Көн дә ашыйсы килә бит. Кибетләр ачык, ә халыкның ризык алырга акчасы юк. Менә бер көнне Волновахага барып дүрт айлык пенсия акчаларымны алып кайттым, шуннан соң икенче көнне үк анда автобус шартлады. Менә гомерең бетмәгәч. Хәзер инде чыгып та булмый, блогпостлар куелды. Бары Ростов ягыннан гына юл ачык. Даруханәләрдә дураулар юк. Аеруча да шикәр авыруы кебек каты чирләрдән дарулар табып булмый. Бик куркыныч”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG