Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КрымНаш"лар Кырымның исемен дә үзгәртергә тели


Тарихчы Дамир Исхаков Русиядә шовинистлар Кырым исемен Таврида дип үзгәртеп кырымтатар эзен бетерергә, аны урысларның борынгы бабалары җирләре дип күрсәтергә тырыша, ди.

“КрымНаш” дип әле ун ай элек кенә кычкырганнар хәзер инде Кырымның чынлыкта Кырым түгеллеген, ә Таврида булуын белдерә.

Кырымның исемен Таврида дип үзгәртергә Кремль медиасы саналган LifeNews-ка интервьюда ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский тәкъдим итте. Жириновский ярымутрауның борын заманда грек исеме белән Таврида дип йөртелгәнен, соңрак кына Кырым дип атала башлаганын әйтте.

Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

"Беренчелекне беркем дә үзенеке итәргә тиеш түгел. Таврида ул грек исеме. Севастополь, Феодосия, Керч, Евпатория – һәммәсе дә грекныкы. Кырым – чиста кырымататар исеме", ди Жириновский.

Бу атнада Путиннан Александр Невский ордены алган Жириновскийны Кремль гадәттә халык реакциясен тикшерү өчен файдалана дип санала. Жириновскийның күп кенә шаккатыргыч белдерүләре соңрак рәсми сәясәттә дә чагыла.

Менә Кырымны Таврида дип үзгәртү мәсьәләсе дә хәзер игътибар үзәгенә күтәрелә. Федерация шурасында Кырымны вәкиллек итүче Сергей Цеков бу тәкъдимнең игътибарга лаек булуын белдерде.

Сергей Цеков
Сергей Цеков

"Кырым сүзеннән бөтенләй читләшербез дип уйламыйм, Кырым-Таврида, Таврида-Кырым булу мөмкинлеген кире какмыйм", диде Цеков.

Шул ук вакытта Цеков, бу мәсьәләнең Кырымда милләтара татулыкны тагын да начарайтуга өлеш кертә алуын танып, "бу турыда сөйләшергә әзермен, әмма аны бик ныклап якларга әзер түгелмен", диде.

Бу ярымутрауга VI-VII гасырларда килгән греклар анда яшәгән таври халыклары исеменә бәйләп аны Таврида дип йөртә башлаган. Әмма соңрак биредә күпчелектә булган кырымтатарлар аны Кырым ханлыгы дип атый.

Әби патша (Екатерина II) чорында Русия империясе Кырым ханлыгын яулап алганнан соң хәзерге Украинаның кайбер өлешләрен дә кушып биредә Таврия губерниясен төзи. Әмма XVII-XIX гасырларда ул барыбер халык телендә Кырым дип аталып йөри.

1917 елгы большевиклар инкыйлабыннан соңгы болганчык чорда биредә кырымтатарлар үзләренең Кырым халык республикасын төзи. Әмма 1918 елда большевиклар килеп аларның дәүләтчелеген тар-мар итә.

1921 елдан башлап ярымутрау Кырым автоном совет социалистик республикасы дип атала.

Тарихчы галим Дамир Исхаков фикеренчә, Кырым республикасының исемен үзгәртү турында сөйләшүләр артында сәясәт тора.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Русия империясе яулап алганга кадәр ярымутрауның исеме Кырым ханлыгы булган. Бу исемнең үзенең тарихи җирлеге бар. Кырым ханлыгы дигән исем аның башкаласы Кырым исеменнән алынган. Аны Иске Кырым дип тә йөртәләр. Дәүләтнең исеме дә шуннан чыгып алынган булган. Кырымтатарлар дигән атама да шул исемгә бәйле. Башка татарларда да шулай булган. Казан ханлыгында яшәгән татарлар Казан татарлары, Касыйм ханлыгында яшәгән татарлар Касыйм татарлары дип йөртелә.

Русия Кырым ханлыгын яулап алганнан соң ул исемне юкка чыгару өчен аңа Таврия губерниясе дигән исем бирә. Билгеле, моның артында шулай ук үзенә күрә бер тарих бар. Борынгы таврлар алар скифлар, сарматлар һәм башка индо-арий халыкларының бер өлеше дип саналалар. Ягъни, шулар арасыннан урысларның борынгы бабаларын да эзләп табарга мөмкиннәр. Кырым урынына Таврия дип үзгәртелә икән, кырымтатарларны тарихтан чыгарып атып алар урынына индо-арий халыкларының бер төркеменең исемен кушу турында сүз бара. Димәк, инде ул урысларга якынрак булып чыга. Һәм шушы юл белән урыслар Кырым ярымутравын үзләренә кушуны легальләштертергә уйлыйлар. Жириновский кебек шовинистлар турыдан-туры шул якка этәрергә тырышалар", ди Дамир Исхаков.

Галим фикеренчә, кырымтатарлар моның белән килешмәс һәм бу кырымтатар җәмгыятен Русиядән тагын да читкә этәрүгә китерәчәк. Шовинистик төркемнәрнең шундый тәкъдиме булса да, ул кабул ителмәс дип өметләнүен белдерде тарихчы.

Дамир Исхаков Кырым сүзе кремль сүзенең дә тамырында булган кирмән, ныгытмадан чыккан ди: "Кырым дигән сүз ул кирмән дигән сүз белән тамырдаш һәм ул ныгытма дигәнне аңлата. Корылма дигән татар сүзе дә бар. Аларның тамырлары шул бер үк инде. Һәм кремль дигән сүз дә шуннан алынган".

Узган көздә тарихчылар белән очрашуда Путин Кырым тарихын башкача язарга кушкан иде

XS
SM
MD
LG