Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Йорт: Нетаньяхуның АКШка сәфәре барышында Обама аның белән очрашмаячак


АКШ президенты Барак Обама Вашингтонга килергә тиешле Израил президенты Беньямин Нетаньяху белән очрашмаячак. Бу хакта атнакич көнне Ак Йорт белдерде. Нетаньяху март аенда АКШ Конгрессына мөрәҗәгать итәр өчен Вашингтонга килергә тиеш.

Reuters хәбәр итүенчә, әлеге карар ике ил җитәкчесе арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенәйтергә мөмкин.

АКШ иминлек шурасы матбугат сәркатибе Бернадетт Михан Обаманың Нетаньяхуны Ак Йортка чакырмау карары АКШ президенты Израилдә булачак сайлауга тәэсир итәргә тырыша дигән караш калмасын өчен эшләнә.

АКШ карары шактый үзенчәлекле, чөнки элегрәк Вашингтонга Израил җитәкчеләре килгәндә, алар һәрвакыт американ президентында булалар иде.

Нетаньяху атнакич көнне белдерүенчә, Конгресска мөрәҗәгатьтә ул Иран атом програмы өлкәсендә Обама идарәсе белән булган каршылыкка тукталачак.

Ак Йорт белдерүенчә, республиканнар тарафыннан Обама белән килешмичә Нетаньяхуга чакыру җибәрү дипломатик протоколны бозу булган.

XS
SM
MD
LG