Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мигрантлар урыс теленнән имтиханнар тапшыра


Казан федераль университетында мигрантлардан имтихан ала башладылар. Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында беренче 45 кеше имтихан тапшырган. Алар нигездә Үзбәктан һәм Кыргызстан вәкилләре.

Урыс теленнән имтихан 60 минут, тарих һәм Русия кануннарын белүгә унбишәр минут бирелә.

Казанда тест кәгазьләре тикшерелгәннән соң, аның нәтиҗәләре һәм башка документлар Петербур дәүләт университетына юллана. Анда белгечләр тикшерүеннән соң, мигрантка сертифакат бирү-бирмәү хәл ителә. Бу хакта Бизнесс-online хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG