Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Мәскәүдәге Югары иктисад институтында "Мәскәүдә яңа һәм иске мөселманнар. Миграция проблемнары" дигән темага семинар үтте.

Семинарны оештыручылар – Мәскәү дәүләт университеты (МГУ) галиме Дмитрий Опарин һәм Югары икътисад институты галиме Марат Сәфәров.

Марат Сәфәров (с) һәм Дмитрий Опарин (у)

Марат Сәфәров (с) һәм Дмитрий Опарин (у)

Семинар башланганчы ук бу теманы нинди максатлар белән билгеләдегез дигән сорауга Марат Сәфәров: "Бу безнең фәнни тикшеренүләрнең әле дәвам итә торган арадаш нәтиҗәләренә генә багышланган семинар. Без бу темага тикшеренүләрне 2014 елдан бирле алып барабыз. Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты "Русия төбәкләрендә тәңгәллек мәсьәләләре. Этосоциология тикшеренүләре" дигән темага зур күләмле фәнни проект башлады. Аның җитәкчесе Розалина Мусина. Бу проектта зур гына өлеш Мәскәү татарларына да бирелгән. Һәм безгә ул теманы Розалина ханым тәкъдим итте", диде.

Әлбәттә, биредә иске һәм яңа мөселманнар дигән төшенчәләрне куш тырнакларга алырга кирәк булгандыр, дип дәвам итте Марат Сәфәров.

1957 елда хатын-кызлар Мәскәү җәмигъ мәчетендә

1957 елда хатын-кызлар Мәскәү җәмигъ мәчетендә

"Ни өчен без семинар темасын шулай дип атадык, чөнки Мәскәүдә әле узган гасырның 90нчы елларына кадәр мөселманнар татарлар белән аңлатыла иде. Ул вакытларда мәчеткә йөргән мөселманнарның 90 проценты татарлар булган. Татар икән, димәк мөселман. Мәскәүдә мәчет булса – татар мәчете, татар урамы, татар кибете, хаттә Новокузнецки метросы янында Татар базары дигән базар да бар иде. Хәзер инде ул төшенчәләр йә югала бара, йә алмашына. Чөнки хәзер инде мәчеткә килгән мөселманнарның бары тик, күп булса, 5-10 проценты гына татарлар. Калганнары, яңа мөселманнар дип аталганнары – мигрантлар. Әлбәттә, алар яңа мөселманнар түгел, әммә Мәскәүдә татарлар белән тәңгәл куеп без аларны яңа мөселманнар дип атадык диде", Сәфәров.

Семинарда чынлап та сүз күпчелек татарлар тормышы, көн күреше, дини һәм дөньяви эшчәнлекләре турында барды. Бу семинарга әзерлек чорында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе имамнары, галимнәр белән дә әңгәмәләр оештырылып, аларның бүгенге вазгыятькә карата фикерләрен ишеттерделәр.

Элекке еллардан аермалы буларак, хәзерге көндә Мәскәү мәчетләрендә әлек татарча барган вәгазьләрне урыс телендә укырга мәҗбүрләр, чөнки күпчелек инде татар телен аңламый, ди Марат Сәфәров. Хәтта үзен татар дип таныткан, ислам динен тоткан яшь татарлар да ислам диненә урыс теле аша килә. Хәтта шундый татар яшьләре бар ки, алар кыю, спортчан, намазларын да икенче төрлерәк укыган чечен егетләренә кызыгып карап, туган телләрен белмәгән очракта да, татар телен түгел, чечен телен өйрәнергә, аларга охшарга тырышалар.

Татар мәдәни үзәгеннән ерак булмаган элекке Тарихи мәчет (XIX гасырда ул мәчет татарларның җәмиг мәчете саналган) – хәзер инде татарларныкы түгел. Анда чечен диаспорасы урнашкан. Атнага ике мәртәбә анда зикер әйтүләр була, ди Дмитрий Опарин. Иллеләп кеше түгәрәккә басып йөгерәләр, кул чабалар – мәчет дер килеп тора, диде ул.

Мәскәүдәге татар оешмалары һәм дини оешмалар эшләрен параллель алып баралар, алар арасында эш берлеге дә, фикер берлеге дә күзәтелми, диләр галимнәр.

Галимнәр шулай ук Мәскәү татарларына карата рәсми чынаклардан да мәгълүматләр китергәннәр. Мәсәлән, әгәрдә инде 2010 елда халык санын искәпкә алу буенча Мәскәүдә татар халкы 149.043 кеше дип исәпләнсә, 2002 елда татарлар 169.083 булган дип күрсәтелә. Саннарга ышансаң, татар халкы кимегән Мәскәүдә. Ә инде оешма вәкилләре ул саннарны ике-өч мәртәбә артык дип саный.

Шулай ук Мәскәүдә элек ничә мәктәп булганлыгы, нинди нәшриятләр эшләгәнлеге, татар китаплары, җурналлары нәшер ителүе хакында да сөйләделәр. Бүгенге көндә этномәдәни юнәлештә эшләп килгән ике балалар бакчасының берсе инде ябылган. Чөнки анда бер генә татар баласы да калмаган, бары тик мигрантларның балалары гына йөрүен әйттеләр тикшерүчеләр.

Татар теле белән әбиләр һәм оныклар бүгенге көндә кызыксыну белдерсә дә – урта буынның туган телне югалтуы ачык күренә. Һәм бүгенге көндә барган ассимиляцияләнү нәтиҗәсе дә шул урта буын белән бәйле дип нәтиҗә чыгарырга була, диделәр галимнәр уздырган тикшеренүләренә таянып.

Семинарны оештыручы галимнәр бу нәтиҗәләр нигезендә сөземтә чыгарырга җыенмыйбыз, без сәбәпләрне генә ачыклыйбыз, кирәк кеше ул язмалар белән эшли, куллана ала. Без үзебез берни дә тәкъдим итмибез, ул безнең фәнни эшнең максаты түгел, диделәр.

Әгәр дә Мәрҗәни исемендәге тарих институты безнең белән хезмәттәшлеген алга таба да алып барса, без бу темага караган кызыклы мәгълүматлар табарга әзер, диделәр алар.

Семинар вакытында Мәскәү татарларының тормышына кагылган күп төрле тарихи фоторәсемнәр дә күрсәттелде.

Семинарда төрле югары уку йорты студентлары, аспирантлар, җурналистлар катнашты. Мәскәү татарлары тарихы турындаа күптөрле сораулар да бирделәр.

XS
SM
MD
LG