Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы бу елдагы тәүге утырышын уздырып башкарасы эшләрен билгеләде. Утырышта АКШта яшәүче якташлар да катнашты.

Чара "Сәхибҗамал" җыр төркеменең оешма гимнын башкаруы белән ачылды. Аннан соң оешманың агымдагы елга эш планы кабул ителде. Алар арасында Башкортстан татар сылуларының Нәүруз гүзәле бәйгесе, Нәүруз бәйрәме, Әдәбият елы булу сәбәпле, хатын-кыз шагыйрәләр кичәсе, яшь иҗатчылар белән очрашу, хатын-кыз язучыларның китап туйларын уздыру кебек чаралар бар.

Утырышта хатын-кызларның "Ак калфак" оешмасы рәисе Люция Вафина да катнашты һәм уртак чаралар уздыруны тәкъдим итте. Шуларның иң зуры – Башкортстан татар хатын-кызлары форумы. Республика хатын-кызлары конференциясен март аенда уздырырга карар ителде. Ул март ахырында Уфа "Нур" татар дәүләт театрында узачак. Анда 500дән артык делегат катнашыр дип көтелә.

Чарага кадәр һәр ике татар хатын-кызлары оешмаларының структурасын ныгыту, район һәм шәһәрләрдә бүлекчәләрен ачу кирәклеге билгеләнде. Моның форум легитим узсын өчен эшләнергә тиешлеге ассызыкланды.

Утырышта Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең Даян Мурзин һәм Гази Заһитовка Русия батыры бирү кирәклеге турындагы карарына хуплау белдерелде. "Сәхибҗамал" бу башлангычка кушылырга карар итте. Шулай ук әлеге мәсьәләне барлык татар җәмәгатьчелек оешмаларын берләштергән шурага да куярга дигән фикер белдерелде.

Утырышның икенче өлешендә АКШның Питтсбург шәһәрендә яшәүче Регина һәм Илмир Әхмәтҗановлар белән очрашу узды. Алар үзләренең ничек АКШка барып чыгулары, анда яшәгән татарлар, чаралар уздыру турында сөйләде.

Регина һәм Илмир Әхмәтҗановлар

Регина һәм Илмир Әхмәтҗановлар

Илмир Әхмәтҗанов: "Мин укытучылар гаиләсендә туып үстем. Башкортстан педагогия университетына укырга кергәч тә чит илгә китәргә карар иттем. Укуны бетермәс элгәре, берничә ел АКШта яшәп кайттым да, белем алуны дәвам итеп, диплом алганнан соң кабат АКШка киттем. Анда 1600 тирәсе татар яши. 2010 елдан алып сабантуйлар уздырабыз. Аңа Американың төрле почмакларында яшәүче татарлар килә. Аларда 200ләп кеше катнаша. Чараларны уздырырга 5-6 эшкуар татар егете ярдәм итә. Сабантуйга керү акчага, моның өчен һәр кеше 20 доллар түли. Сабантуйларга яшьләр танышу өчен дә килә. Инде алты-җиде пар гаилә корып, балалар үстерә. Мин АКШка килгәч төрле кара эшләрдә эшләдем. Азак бер чиркәү каршында тхэквондо түгәрәге ачтым. Анда 120 бала йөрде. Хәзер татар ашларын тарату белән шөгыльләнәм. Регина белән 2011 елда танышкан идем. Дөресрәге, ул минем белән танышты. Танышуыбызга дүрт ай узгач никах укыттык. Инде бер малай үстерәбез", дип сөйләде.

Регина: "АКШта ашау культы бик көчле. Монда алай түгел. Спорт чараларын карап, ашап, аралашып вакыт уздыралар. Монда иҗат итүчеләр бик күп. Һәр 15-20 кешенең берсе шигырь, хикәя яки мәкалә яза. Анда алай түгел. Эшләгән эш өчен иң башта түләү кызыксындыра. Татар дөньясы турында хәбәрләрне Азатлык радиосыннан һәм Фейсбуктан алабыз. АКШта берничә кеше җыелып чара уздырса, аны зурлап яктырталар. Пиар бик зур. Монда ул җитми. Башкарган эшне күрсәтә белмисез. Русиядә халык универсаль, барысын да эшли белә, анда алай түгел", дип әйтеп узды.

Очрашуда кунаклар сорауларга җавап бирде. Күпчелекне АКШка барып урнашу, эш табу кебек мәсьәләр кызыксындыра. "Американнар" сорауларга җентекле җавап бирде. Алар Уфадагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашуларда, төрле чараларда катнашуларын дәвам итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG