Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яшерен урыслаштыру: Шабан мәчетенең исеме үзгәртелде


Мордовиядәге Шабан мәчете исеме 2нче санлы мәчет дип үзгәртелде. "Дуслык" мәхәлләсе исемен көч-хәл белән саклап калганнар.

Русия юстиция министрлыгының Мордовия идарәсе күптән түгел республикадагы Азюрки авылының Шабан исемле мөселман оешмасының исемен үзгәртергә кушкан. Хәзер бу гыйбәдәт йорты 2нче санлы мәчет (Мечеть №2) дип атала.

Шабан мәчете
Шабан мәчете

Шабан оешмасына "Русия федерациясенең дәүләт теле турындагы канунны бозасыз" дигән кисәтү җибәрелгән булган. Анда "Русиядә дәүләт һәм үзидарә генә түгел, барлык оешмаларның исемнәрендә дәүләт теле кулланылырга тиеш, заманча әдәби рус теле нормаларына туры килмәгән сүз һәм сүзтезмәләрнең оешма исемнәрендә куллану тыела" диелгән. Бер генә искәрмә бар. Оешма исемендә кулланган сүзне аңлаткан кәлимә рус телендә булмаса гына "чит сүз" калдырылырга мөмкин. "Шабан" сүзен калдырып та булыр иде. Мөселман календаренең сигезенче аеның исеме булган Шабан мөселман дөньясы, шул санда Русиядә төп халык булган мөселманнарга якын. Ул айны башкача атап булмый, чөнки Русиядә кулланылган григориан календаренең айларының башы вә ахыры мөселман айларына туры килми. Димәк, "Русия федерациясенең дәүләт теле турындагы" кануны бозылмый булып чыга.

Боларны Мордовия юстиция министрлыгы да белә. 2011 елда Рәшид Халиков мөфти булган чорда министрлык һәм прокуратура "Дуслык" исемле дини оешманың исемен "Дружба" дип үзгәртергә кушты. Мөселманнар бу гамәлгә ризасызлык белдереп Саранскидагы "Умарина", "Келу", "Валдоня" эрзә һәм мукшы оешмаларының исемнәрен дә үзгәртү мәсьәләсен күтәрәчәкләрен белдерде. Хакимиятләрнең моның зурга китәчәгеннән куркып соңыннан "Дуслык" оешмасына ясалган кисәтү өчен хәтта гафу үтенде.

2005 елда кабул ителгән канун нигезендә оешмалар исемнәрендә рус сүзләре кулланылырга тиеш. Урыс телендә кирәк булган сүз булмаса гына кайбер сирәк очракларда чыгарма була ала. Русия халыклары булган татар, мари, чуаш, башкорт һәм башка милләтләрнең телләре дә "чит телләр" булып чыгамы?

Канунның 23нче маддәсенең 1нче өлешендә "географик атамалар һәм юл күрсәткечләре республикаларның һәм Русия федерацияcенең дәүләт телләрендә" язылырга тиеш диелгән. 16нчы маддәнең 2нче өлешендә "документлар (бланк, мөһерләр), дәүләт органнары һәм оешма исемнәре Русиянең дәүләт телендә һәм республикада дәүләт теле саналган башка телдә теркәлергә мөмкин" диелгән.

Татар, чуаш һәм башкорт сүзләре кергән оешма исемнәре бик күп. Мордовия тәҗрибәсе күрсәткәнчә, "Русиядә дәүләт теле турындагы" канунны рәсмиләр теләгәнчә куллана ала. "Канун - чи тире, кая сузсаң да ярый" дигән халкыбыз.

XS
SM
MD
LG