Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Мариуполь утка тотылу нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше корбан булды [ВИДЕО]


Шимбә көнне Украинаның көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәре утка тотылу нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булган, йөздән артыгы җәрәхәтләр алган. Шәһәрнең көнчыгыш бистәсендә берничә йорт җимерелгән, мәктәп, базар, кибетләргә зыян килгән. Бу турыда Украина эчке эшләр министрлыгының Донецки идарәсе башлыгы Вячеслав Аброськин хәбәр итте.

Украина эчке эшләр министрлыгы ут "Град" коралыннан ачылган дип хәбәр итте һәм моны Русия тарафлы сепаратистлар эше дип атады.

Сеператистларның вәкилләре исә утны Украина хәрбиләре ачкан дип белдерде.

Вазгыятьне урында тикшерү өчен Мариупольгә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре җибәрелде. Соңрак алар утның сепаратистлар ягыннан ачылганын раслады.

ДНР башлыгы Александр Захарченко сепаратистларның Мариупольгә һөҗүм башлавы турында белдерде, аннары сүзләрен кире алды.

Украина хәрбиләре Русия тарафлы көчләрнең Украинаның көнчыгышында өстәмә гаскәр туплавы турында хәбәр итте.

* * * *

Мариупольдән 60 чакрым ераклыкта урнашкан, күп кенә кырымтатар гаиләләре яшәгән Гранитное авылы да утка тотылган. Өлкән яшьтәге кырымтатар ханымы, Соня Сицилиева алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат булган.

Бу хакта социаль челтәрдә Эльвира Смаилова хәбәр итә, аның әнисе шул Гранитное авылыда яши. Эльвира сүзләренчә, күп кенә кырымтатарларның йортлары җимерелгән, кайберләре авылны ташлап киткән, кайберләре шунда калган.

Шимбә көнне Мариуполь халкы һөҗүм корбаннарын искә алды. Ленин мәйданында узган матәм чарасында ике йөзләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG