Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Быелгы Мәүлид Европадагы вакыйгаларга җавап буларак та уза"


Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар хәзрәт Әләүтдинов
Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар хәзрәт Әләүтдинов

25 гыйнвар Мәскәүдә тугызынчы тапкыр Мәүлид ән-Нәби – пәйгамбәр туган көненә багышланган чара уза. Кечкенә генә залларда башланган бу бәйрәм чарасы соңгы елларда 6500 тамашачы сыйдырган “Крокус Сити Холл” концерт залында уза башлады.

Мәүлид ае инде узып киткән булса да, оештыручылар ул бәйрәмне Мәүлидкә генә түгел, башка вакыйгаларга да багышланганын әйтә. Бу хакта бәйрәмне оештыручыларың берсе булган Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы, Мәскәү мөселман дини идарәсе башлыгы Илдар хәзрәт Әләүтдинов белән сөйләштек.

– Илдар хәзрәт, 25 гыйнварда “Крокус Сити Холл” концерт залында Мәүлид ән-Нәби, пәйгамбәрнең туган көненә багышланган зур чара үтә. Сез аны оештыручыларның берсе. Быелгы бу бәйрәм башка елларга караганда нәрсәсе белән аерылып тора, нәрсәсе белән әһәмиятле?

– Әйе, Мәүлид ән-Нәби 25 гыйнварда уза. Ул вакытка инде Мәүлид ае тәмамланган була. Дөресен әйткәндә, бу чараны пәйгамбәрнең туган көненә турындан-туры бәйләнеше юк дип тә әйтергә була. Мөселман дөньясында бу бәйрәмгә карата төрле фикер йөри. Кемдер уздырырга кирәкми ди, кемдер кирәк ди. Шул ук вакытта бу чара бит инде беренче тапкыр гына узмый Мәскәүдә. Киләсесе юбилей булачак, унынчы тапкыр уздырачакбыз. Ә инде быелгысына килгәндә бу чара безнең өчен пәйгамбәребез хакында сөйләргә, изге гамәлләр кылырга, шулай ук Корьәни Кәримдә язылган хакыйкатъләр турында тагы да бер тапкыр ишеттер өчен бер форсат булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, бу чараны оештыручылар ел саен үзләре алдына яңа максатлар куялар, камилләштереп үткәрергә омтылалар. Бер елныкы икенче елныкына охшамый, без һәрвакыт бу чараларга яңалык кертәбез, инде байтак кына тәҗрибә дә тупладык бу еллар эчендә.

Безгә нәшидләр – мөселман җырларын башкаручылар да мөрәҗәгатъ итә, програмга кертүне сорыйлар. Алар бу бәйрәмдә үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырышалар.Програм бик эзлекле әзерләнә, без кабатланмаска тырышабыз. Тамашачы чара башланганчы нәрсә буласын белми, без шулай итеп аларга кабатланмас мохит тудырырга тырышабыз.

Узган елгы програм “Пәйгамбәрләр – дөнья иминлеге” дип аталган иде. Без ул чараны өч пәйгамбәр – Муса, Гәйсә, Мөхәммәт пәйгамбәрләргә багышлаган идек.

Без илдәге, дөньядагы вазгыятьне яхшы беләбез. Ике миллиардтан артык мөселманнарны таркатырга тырышучы көчләр дә бар. Кызганычка каршы алар төрле конфессияләрне бер берсенә каршы куярга тырыша. Быелгы бәйрәм дә узган елдагы кебек кешеләрне якынайтырга, үзара аңлашуны көчәйтергә юнәлдереләчәк.

Илдар хәзрәт Әләүтдинов
Илдар хәзрәт Әләүтдинов

Бу чара Европада булып узган вакыйгаларга (Charlie Hebdo журналына һөҗүм – ред.) җавап буларак та уза дип уйларга хакыбыз бар. Нинди үзенчәлек дисәк, берсе шушы. Аннан соң, быелгы чарада биш пәйгамбәр турында сүз барачак – Ибраһим, Нух, Муса, Гәйсә һәм Мөхәммәт пәйгамбәрләр турында. Исламда алар иң кадерле пәйгамбәрләр булып санала, аерым хөрмәт ителә. Менә шушы пәйгамбәрләр турында сөйләп, алар арасындагы охшашлыкка игътибарны юнәлтәчәкбез. Аларның өндәүләрендәге дини рухи нигезне кешеләр күңеленә керерлек итеп яңадан искә төшерергә кирәк. Кешеләр арасында үзара аңлашыр өчен, үзара хөрмәтне уятыр өчен. Дөнья үзе дә бик нәзек, тиз уаланучан нәрсәгә әверелеп бара. Шулай итеп, бу чараның максаты күрәлмаучанлыкны, каршы киртәләрне җимереп, үзара аңлашу, хөрмәт хисләрен уятуга юнәлдерелгән. Минем куәтемнән килсә, мин бу чараны меңнәрчә кеше сыя торган зур мәйданнарда уздырыр идем. Барлык мөселманнар, дусларын, иптәшләрен чакырыр иде. Башка милләтләр дә килеп мөселманнар турында дөрес, тугры фикер алып китәр иде.

– Бу чарада изге ядкарь, пәйгамбәребезнең сакал шәрифеннән бер чәч төге дә күрсәтеләчәк диделәр. Ислам динендә изге дип шундый әйберләргә табыну бармы?

– Исламда Тәбәррүк дип аталган төшенчә бар. Ул Раббының бәрәкәтен эстәү дип аңлатыла. Пәйгамбәрнең замандашлары, аның көрәштәшләре пәйгамбәр белән бәйле булган һәр нәрсәдән Аллаһның бәрәкәтен күргәннәр. Ул хәдисләрдә дә язылган. Шуның белән мөселманнар пәйгамбәрнең әйберләренә дә , сүзләренә дә үзләренең хөрмәтле карашын белдергән. Бу хакта язылып калдырылган төрле ышанычлы чыганаклар бар.Пәйгамбәр исән чагында да аның бәрәкәте төрле авырулардан дәвалый торган булган. 14 гасыр узуына карамастан ул бәрәкәтнең көче югалмаган. Пәйгамбәрнең сакал шәрифе чәч төген без бу чарада халыкка күрсәтәчәкбез. Башта сәхнәдән, зурайта торган пыяла аша күрсәтеп, аннан соң халык киткән вакытта халык аны якыннан да күрер дип уйлаган идек. Хәзер инде бары тик сәхнәдән генә күрсәтәчәкбез. Иминлек турында уйлап, шулай эшләсәк уңайлырак булыр дигән фикергә килдек. Ләкин алга таба без аны Махачкаладан тагы бер мәртәбә Мәскәүгә китереп, Мәскәү мәчетендә тагы да халык игътибарына тәкъдим итәргә уйлыйбыз.

– Сез Истанбулга сәфәрегез вакытында дөньякүләм танылган нәшидче, мөселман җырларын башкаручы Маһир Зәен белән дә очрашкансыз. Бу бәйрәмдә ул да булыр дип көтелә. Шул хакта да әйтегез әле.

– Әйе, без аның белән Истанбулда очраштык. Ул очрашу бик якты хәтирә калдырды. Шунысын да әйтәсем килә, нәшидләрне җырлаучылар бар ул. Кайберәүләрендә йолдызлык авыруы да барлыкка килгән, үзләрен бик югары санап бик тәкәббер тоталар. Ләкин Маһир Заин бик гади. Бик укымышлы кеше буларак күңелне җәлеп итте. Аның үз оркестры да бар. Аның җитәкчесе Әл-Әзһәрдә белем алган, бик укымышлы.

Безнең максат – беренче чиратта, кешеләрдә туганлык хисләрен уяту, тормыш мәгънәсен аңлатырга омтылу, пәйгамбәрләр тоткан максатны кешеләр күңеленә җиткерү. Кызганычка каршы, хәзерге заманда әдәп-әһлак югала. Без кешеләрнең күңелләрен йомшартып, аларда миһербанлыкны уятырга омтылабыз.

– Быел, беренче тапкыр дини идарә журналистлар конкурсын үткәрү турында карар кабул иткән. Ул конкурска йомгакны шушы бәйрәмдә ясарга тиешсез. Шул хакта да аңлатма бирегез әле.

– Ул конкурсның максаты – дөрес һәм сыйфатлы итеп, пәйгамбәребезнең тормыш юлын яктырту.

– Бу конкурс быел гына булдымы, әллә алга таба да игълан итәргә уйлыйсызмы?

– Без күптәннән инде журналистлар белән үзара диалог урнаштырырга тырышабыз. Ярты ел элек “Толерант журналистика фонды” дип аталган фонд та оештыру турында игълан иткән идек. Кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә ул эш әле барып чыкмады. Меңнәрчә, миллионннарча кешеләр укырлык итеп язу журналистлардан зур җаваплылык таләп итә, әлбәттә. Ә инде быелгы конкурсны игълан итү һаман шул бер максат, журналистларны безнең белән актив эшләргә чакырудан килеп чыкты. Алга таба да без алар белән мөселманнарның, мөселман буламаганнарның да – без бер мөхиттә яшибез – яктыртырбыз дип өметләнәбез. Иң мөһиме – җурналистлар мөселманнарны дөрес итеп танытуда катнашсыннар, ярдәмче булсыннар иде. Бер яктан мәгълүмат чарарлары һәрдаим мөселманнар начар, алар террорчы дип тәкрарлыйлар һәм кешеләр моңа ышана башлый. Әгәр дә без ул стереотипларны җимереп, мөселманнарга карата башка караш тәрбияләсәк, кешеләр күп яхшы нәрсә күрә алырлар иде. Журналистларның, блогерларның конкурста катнашулары бик мөһим. Бу кешеләр арасында позитив фикер, үзара хөрмәт уятыр иде. Без күптөрле. Күптөрле милләт, күптөрле дин. Аллаһ безне шулай яраткан. Әгәр дә без кемгәдер охшамаган икән, бармак төртеп, аның кемгәдер охшамаганлыгына басым ясап, “Син ят, син начар” дип әйтсәк, моннан бернинди дә яхшы нәрсә чыкмаячак.

Журналистлар конкурсының максаты да, шул ук – Мәүлид ән-Нәби бәйрәме максаты кебек – кешеләрне бер-берсенә якынайту, дини һәм милли чикләрне бетереп, бердәмлекне тою. Төрле булып та бердәмлеккә омтылу бик мөһим.

XS
SM
MD
LG