Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Русия яклы сепаратистлар Украинаның көнчыгышындагы иң төп порт һәм мөһим шәһәр булган Мариупольгә һөҗүм башлап берьюлы стратегик та, символик та максатны күздә тота.

Донецкидан 100 чакрымлап ераклыктагы Мариуполь, сугышчылар кулына күчкән очракта, узган язда Мәскәү аннексияләгән Кырымга корридорның иң мөһим өлешләреннән берсе була ала. Әмма Мариуполь белән Кырым арасында әле украиннар контролендә калучы берничә йөз чакрым бар. Аналитиклар Мариупольнең диңгез порты һәм вакытлы өлкә үзәге статусы сугышчылар өчен хәзер күбрәк әһәмияткә ия, ди.

Киевның Разумков исемендәге икътисади һәм сәяси тикшеренүләр үзәге хәрби мәсьәләләр белгече Алексей Мельник: "Һәрбер шәһәрне, бигрәк тә зур һәм символик әһәмияткә ия каланы югалту Украин ягын рухи яктан көчсезләндерә, ә Русия сугышчыларын яңадан-яңа җирләрне яуларга ымсындыра", ди.

Донецки шәһәре сугышчылар контроленә эләккәч июнь аенда Украина президенты Петр Порошенко Мариупольне Донецки өлкәсе башкаласы дип игълан итте.

Сугышчылар җитәкчесе Александр Захарченко Мариупольгә һөҗүм игълан иткән бу атнаның башындарак Порошенко Русия бу көннәрдә Украинага ике меңләп хәрби җибәргән дип белдергән иде.

Мәскәү исә Украинада Русиядән үз ихтыярлары белән кергәннәрнең, "ял итәргә" барганнарның сугышуын таныса да, сепаратистларга корал һәм гаскәр белән ярдәм итүен кире кагып килә.

Мариуполь сугышчылар кулына төшкән очракта, андагы зур диңгез порты алар өчен бик файдалы логистика үзәге булачак. Былтыр Мариуполь порты аша 13 миллион тонна йөк узган. Мариуполь порты зурлыгы ягыннан Украинаның бишенче порты булса да, Азов диңгезендәге иң зур порт санала.

"Ул сугышчылар кулына күчкәннән соң Украинаны Азов диңгезеннән кысрыклап чыгарачаклар. Географик мәгънәдә түгел, ә икътисади яктан", ди Мәскәүдәге Сәяси һәм хәрби аналитик үзәкнең мөдир урынбасары Александр Храмчихин.

Мельник Русиянең Керич бугазы аша күпер төзүне кичектерүен истә тотып, сугышчыларның Мариупольгә һөҗүмен Мәскәүнең Русияне Кырым белән тоташтыру стратегиясенең бер өлеше дип саный. "Коры җир коридоры мәсьәләсе яңадан игътибар үзәгенә кайткан булырга охшый", ди Мельник.

Әмма Храмчихин фикеренчә, сугышчыларның көче Мариупольне алырга җитсә дә, Кырымга бару юлы узарга тиешле Запорожье һәм Херсон өлкәләрен алырга җитмәячәк.

"Минемчә сугышчыларның амбицияләре һәм мөмкинлекләре үзләре карамагындагы өлкәләр белән генә чикләнә", ди Храмчихин. Аның сүзләренчә, Кырымга коры җир коридоры "бары теория генә" булып кала.

Халык саны белән Чаллы зурлыгындарак булган Мариуполь Русиядән Украинаның башка шәһәрләренә бару юлында урнашкан булуы белән дә әһәмиятле.

Узган елның язында сугышчылар кулына төшкән шәһәрне июнь аенда Украина хәрбиләре кире кайтарган иде.

Август аенда сугышчылар яңадан Мариупольгә якынлашса да, портка барып җитә алмый тукталырга мәҗбүр булды.

Ул чакта шәһәр халкы Русия яклы көчләргә каршы партизан сугышына әзерләнә башлады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG