Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләр катлаулы мәсьәләләр күтәрә"


Татарстан яшьләр пулаты җыелышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Татарстан яшьләр пулаты җыелышы

23 гыйнварда Татарстан яшьләр иҗтимагый пулатының 2015 елда беренче утырышы узды. “Яшьләр шул хәтле катлаулы мәсьәләләр күтәрделәр, мин алар өчен шатландым”, ди Татарстан ләүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Татарстанның Дәүләт шурасы каршындагы яшьләр иҗтимагый пулатының яңа елдагы беренче утырышы республика гимны белән башланса да, тулысынча рус телендә үтте. Мөгаен, әлеге чарада катнашкан 60 артык кешегә ике теллелек мәсьәләсе башларына да кермәгәндер. Чөнки президиумда утырган һәм чыгыш ясаган егет-кызлар өчен проектларына хакимиятнең игътибарын җәлеп итү, грант оту, дәүләт сәясәтенә теләктәшлек күрсәтеп республика тормышында актив катнашуларын сөйләү мөһим иде.

Татарстанның икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева белдергәнчә, дәүләт яшьләргә даими ярдәм итәргә тырыша. Шуңа да республикадагы эшмәкәрләрнең 40%ка якыны яшьләр икән. Спорт ярышларында гына түгел, социаль өлкәдә дә, икенче дөнья сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда да Дәүләт шурасы каршындагы яшьләр пулаты егет-кызлары активлык күрсәтә, ди ул.

Сәрия Сираҗиева “Татарстан стратегиясе - минем стратегия!” республикакүләм бәйгесе хакында да мәгълүмат биреп, ул конкурсның 20 гыйнварда башланып 28 мартка кадәр дәвам итәчәген, өч этаптан торуын, беренче этапның 10 февральгә кадәр барачагын әйтте. Шуңа кадәр 16-35 яшьлекләр республика үсешенә ярдәм итә торган идеяләрен һәм катнашу турында гаризаларын Татарстанның икътисад министрлыгына юллый ала.

Мөнбәрдән чыгыш ясаучылар тарафыннан яшьләр арасында экстремизмны кисәтү, ришвәт бирүгә каршы чаралар да күтәрелде. Алар турында яшьләр пулатының мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе җитәкчесе Тимур Кадыйров чыгыш ясап, яшьләр оешмаларында айга бер тапкыр булса да хокук саклаучылар белән очрашулар оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Яшьләр иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары Ксения Владимирова алкоголь продукцияләр, энергияле алкогольсез эчемлекләрне сату мәсьәләсен күтәреп Дәүләт шурасына махсус канун инициативасы белән чыгарга тәкъдим итте. Башка яшьләр бу фикерне хуплап, эшче төркем булдырырга кирәк дигән карарга килделәр.

Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова яшьләр иҗтимагый пулатының быелгы тәүге утырышыннан канәгать калды. Ул аларны тыныч кына тыңлап, барлык эш-хәрәкәтләрен массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка, калган яшьләргә хәбәр итеп барырга киңәш итте.

“Русиядә беренчеләрдән булып 11 ел элек Татарстанда яшьләр иҗтимагый пулаты төзелгән иде. 2015 елның беренче утырышында яшьләр шул хәтле җитди, проблемалы, катлаулы мәсьәләләр күтәрделәр. Яшьләр сәясәтенә кагылышлы сораулар гына түгел, гомумән республика тормышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Әзерлек белән эшкә алынулары күренде. Мин алар өчен шатландым. Яшьләрнең республикага ярдәм итеп нәтиҗәле сәясәтчеләр, иҗтимагый дәүләт эшлеклеләре булырга бар мөмкинлекләре бар”, диде Азатлык радиосына Римма Ратникова.

XS
SM
MD
LG