Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

АТR кырымтатар каналында тентү бара


Битлек кигән хәрбиләр АТR бинасын камауга алды

Битлек кигән хәрбиләр АТR бинасын камауга алды

АТR кырымтатар телевидениесендә тентү бара. Бу хакта канал журналистлары һәм кырымтатар хокукларын яклау комитеты башлыгы Эскендер Бариев хәбәр итте. Һәр бүлмә янына кара битлек кигән коралланган кеше куелган.

"ФСБ, Тикшерү комитеты һәм хәрбиләр тулы бер Камаз машинасы килеп туктады. Җитәкчелек белән сөйләшүләр бара. Эфир дәвам итә әлегә. 12дә соңгы хәбәрләр карагыз", дип язган Фейсбукта бер журналист.

Әмма Кырым вакыты белән 12дә "Заман" хәбәрләр чыгарылышы булмады. Азатлык АТR каналындагы хәлләрне күзәтә.

XS
SM
MD
LG